Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның төп чыршысы республика бәйгесендә катнаша

20 декабрьдән муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс башлана. Ул киләсе елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Быел аның гомуми приз фонды 10 млн сум тәшкил итә, бу, узган ел белән чагыштырганда, 1 млн 750 мең сумга күбрәк. Конкурс 5 номинациядә үткәрелә. Яңа ел чыршыларын бизәлешенең...

20 декабрьдән муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс башлана. Ул киләсе елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Быел аның гомуми приз фонды 10 млн сум тәшкил итә, бу, узган ел белән чагыштырганда, 1 млн 750 мең сумга күбрәк.

Конкурс 5 номинациядә үткәрелә.

Яңа ел чыршыларын бизәлешенең сәнгатьлелек дәрәҗәсе, үзенчәлеге, шулай ук яндагы территориянең бизәлеше (боз шәһәрчекләре, кар сыннары, таулар), үткәрелгән бәйрәм чараларының саны буенча бәяләү күздә тотыла.

Конкурска йомгак ясаганда халык фикерен сораштыру нәтиҗәләре дә, бәйрәм алды һәм Яңа ел чаралары турында республиканың муниципаль районнары сайтларында урнаштырылган хәбәрләр дә исәпкә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев