Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның Совет урамы яңача бизәлә

Бүген муниципалитет бинасында хезмәт коллективлары белән үткәрелгән киңәшмәдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова белән шәһәр шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов Мамадышның Совет урамын биш зонага бүлеп һәркайсын билгеләнгән темалар буенча сыннар белән бизәргә тәкъдим иттеләр. Беренче зона - район мәдәният йорты каршындагы үзәк...

Бүген муниципалитет бинасында хезмәт коллективлары белән үткәрелгән киңәшмәдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова белән шәһәр шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов Мамадышның Совет урамын биш зонага бүлеп һәркайсын билгеләнгән темалар буенча сыннар белән бизәргә тәкъдим иттеләр.

Беренче зона - район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйдан. Андагы фигуралар боздан эшләнәчәк.

Икенче зона - Үзәк мәйданнан Гагарин урамы чатына кадәрге өлеш "Дөнья могҗизалары" дип атала. Анда Колосс Родоский, пирамида белән Сфинкс, Таҗмахал, Пизан, Эйфель һәм Сөмбикә башнялары, Мәскәү һәм Казан Кремльләре, Ной Ковчегы, Алексадр маягы, Семирамида бакчалары, Пасха утыравы фигуралары, Римдагы колизей, Азатлык статуясы, Зевс сыны кардан эшләнәчәк.

Гагарин һәм Муса Җәлил урамнары арасында - "Кышкы уенннар (забавы)", дүртенче зонада - "Кышкы әкиятләр", бишенчесендә "Кышкы парк" гәүдәләндереләчәк.

Сыннар 20нче декабрьгә әзер булырга тиеш.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев