Мамадышның сәнгать осталары республика фестиваленнән кайтты
Яр Чаллы шәһәрендә "Татарстан - безнең йортыбыз" республика этномәдәни фестиваленең сайлап алу туры үтте. Зона турында Яр Чаллы, Мамадыш, Тукай, Зәй, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама районнары иҗат коллективлары һәм ялгыз чыгыш ясаучылары катнаштылар. Сайлап алу комиссиясе әгъзалары игътибарына татар, рус, чуаш, мари, керәшен, әрмән һәм Кавказ халыклары мәдәниятын чагылдырган дистәләгән...
Яр Чаллы шәһәрендә "Татарстан - безнең йортыбыз" республика этномәдәни фестиваленең сайлап алу туры үтте.
Зона турында Яр Чаллы, Мамадыш, Тукай, Зәй, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама районнары иҗат коллективлары һәм ялгыз чыгыш ясаучылары катнаштылар. Сайлап алу комиссиясе әгъзалары игътибарына татар, рус, чуаш, мари, керәшен, әрмән һәм Кавказ халыклары мәдәниятын чагылдырган дистәләгән чыгышлар тәкъдим иттеләр.
Районыбыз данын әлеге бәйгедә "Зиләйлүк" (җитәкчесе Гөлназ Гыйниятова) һәм "Кышкы чия" (җитәкчесе Гөлнур Васыйлова) ансамбльләре, Илфир Исламов, Ислам Абдуллин, Муса Шәрифуллин якладылар.
"Катнашучылар әйбәт чыгыш ясадылар. Аеруча да коллективларның балкып торган киемнәрен һәм катнашучылар саны буенча аерылып торган кайбер номерларны билгеләп үтәсе килә. Алар халыкларның мәдәниятын табигый итеп күрсәтәләр", - дип сөйләгән жюри вәкилләре.
Чыгыш ясаганнан соң коллективларга дипломнар бирелде. Аларның иң әйбәтләре Казанда булачак Гала-концертта чыгыш ясаячак. Бу чара 4нче ноябрь- Халыклар бердәмлеге көнендә "Пирамида" сәхнәсендә үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев