Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның беренче санлы мәктәбе ашханәсе адресын үзгәртте

Шәһәребезнең беренче санлы мәктәп ашханәсендә быел "өй туе" булган. Элек ул бинаның икенче катында урнашкан иде. Быел, капиталь ремонттан соң, беренче катка күчергәннәр. Моңа, бөтенесеннән бигрәк, пешекчеләр сөенгәндер. -Бөтен азык-төлекне икенче катка ташып азаплана идек. Хәзер машина белән запас чыгу ишеге каршына гына килеп туктыйлар. Ашханә ишеге дә шуның каршында...

Шәһәребезнең беренче санлы мәктәп ашханәсендә быел "өй туе" булган. Элек ул бинаның икенче катында урнашкан иде. Быел, капиталь ремонттан соң, беренче катка күчергәннәр. Моңа, бөтенесеннән бигрәк, пешекчеләр сөенгәндер.


-Бөтен азык-төлекне икенче катка ташып азаплана идек. Хәзер машина белән запас чыгу ишеге каршына гына килеп туктыйлар. Ашханә ишеге дә шуның каршында гына. Ерак та күтәреп йөрисе түгел,-ди ашханә мөдире Федосия Закирова. Укучыларны ашатуны башлап җибәргәннәр инде. Пешекчеләр 465 балага әбәт әзерлиләр. Озынайтылган көн группасына калучы 25 беренче-икенче сыйныф укучысына икенче тапкыр ашау да пешерелә. Беренче тәнәфестән соң ук беренче классларны - 47 баланы ашата башлыйлар. Икенче тәнәфестә-103, дүртенчесендә-131, бишенчесендә 127 бала керә. Төштән соң - икенче сменага йөрүче балалар ашатыла. Ашау әзерләү өчен азык-төлекне хәзергә РайПО кибетләреннән алалар. Сөтне Яшел Үзәннән китерәләр. Тендерны алар откан. Менюлар ике атнага район мәгариф бүлегеннән расланып килә. Ә аларга республика Мәгариф һәм фән министрлыгыннан җибәрелә. Булочкаларны да, коржикларны да - бөтенесен үзләрендә пешерәләр. Мәктәп ел да шәһәрдән читтә бирелгән участокларда бәрәңге, төрле яшелчәләр үстерә. Аларның уңышын җыярга керешмәгәннәр әле. Яшелчәләр кайта башлагач, менюлар төрле салатлар белән дә тулыландырылачак.
Район мәгариф бүлегенең ашату буенча баш белгече Лариса Казаханова:
-Быел мәктәпләрдә балаларны ашатуны 2нче сентябрьдән үк башлап җибәрделәр. Дәүләт 1 балага 1 көнгә 6 сум 69 тиен бирә. Гаилә 3 балалы икән, һәр балага тагын 5әр сум түләнә. Ата-ана взнослары - 1 балага 1 көнгә 15 сум. Гаилә 4 балалы икән, әлеге 15 сумны да дәүләт үзе түли. Шулай итеп, 1 балага әбәт 21 сум 69 тиенгә чыга. Мәктәпләребез үзләре үстергән яшелчәләрдән әзерләгән салатлар, кайнатмалар, вареньелар бу суммага керми. Алар хисабына ашатуның туклыклылыгы тагын да арта. Озынайтылган көн группасына калучы балаларның әти-әниләре тагын 8 сум 65 тиен өстәмә түләү кертәләр. Гаиләдәге балалар саны 4 һәм аннан күбрәк булганда, әлеге акчаны дәүләт финанслый. Балалар интернатта кунып укыйлар икән, дәүләт аларны өч тапкыр ашату ашату өчен, һәркайсына көнгә 37 сум 66 тиен акча бүлә. Районыбызда Красная Горка һәм Җөри мәктәпләрендә интернатлар эшли.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев