Мамадышның бер авылында бәйрәм алдыннан бильярд ярышы үткәргәннәр
Общество-non-RSS

Мамадышның бер авылында бәйрәм алдыннан бильярд ярышы үткәргәннәр

Районыбызның Кече Кирмән авылы мәдәният йортында бильярд ярышлары үткәргәннәр. Мәдәният хезмәткәрләре оештырган әлеге бәйгедә катнашучылар күп булды, дип хәбәр итәләр. Аның ярымфиналында унике уенчы катнашты һәм җиңүчеләр финалга үтте. Ике көн барган киеренке ярышта Фәнил Насыйбуллин җиңү яулауга иреште. Икенче урынга Илгиз Хәбибуллин чыкты. Нуретдин Кашапов өченче булды. Ярышларга авылдашлары,...

Районыбызның Кече Кирмән авылы мәдәният йортында бильярд ярышлары үткәргәннәр.

Мәдәният хезмәткәрләре оештырган әлеге бәйгедә катнашучылар күп булды, дип хәбәр итәләр. Аның ярымфиналында унике уенчы катнашты һәм җиңүчеләр финалга үтте. Ике көн барган киеренке ярышта Фәнил Насыйбуллин җиңү яулауга иреште. Икенче урынга Илгиз Хәбибуллин чыкты. Нуретдин Кашапов өченче булды. Ярышларга авылдашлары, Кече Кирмән төп мәктәбе директоры Гөлфия Шәрифуллин иганәчелек ярдәме күрсәткән.


Нет комментариев