Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлыларны телевизор көтә

"ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте, 2017нче елның икенче яртыеллыгына язылу компаниясен активлаштыру максатыннан, "Подписка өчен телевизор!" акциясен башлап җибәрә. Анда катнашу өчен, почта бүлекчәсендә, редакциядә яки Интернет аша, шул исәптән Дәүләт хезмәтләре порталында "ТАТМЕДИА" АҖнең кимендә өч басмасына кимендә алтышар айга язылып, абониментның копиясен яки Интернет аша түләгәнлекне раслаучы кәгазьне 420066,...

"ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте, 2017нче елның икенче яртыеллыгына язылу компаниясен активлаштыру максатыннан, "Подписка өчен телевизор!" акциясен башлап җибәрә.

Анда катнашу өчен, почта бүлекчәсендә, редакциядә яки Интернет аша, шул исәптән Дәүләт хезмәтләре порталында "ТАТМЕДИА" АҖнең кимендә өч басмасына кимендә алтышар айга язылып, абониментның копиясен яки Интернет аша түләгәнлекне раслаучы кәгазьне 420066, Казан ш., Декабристлар урамы, 2адресына, "Акция" тамгасы белән, контакт телефонын, әбунәченең исемен күрсәтеп җибәрергә кирәк. Аларда исем-фамилия, язылган басманың исеме, кайсы вакытка язылганлыгы һәм суммасы күрсәтелгән булырга тиеш. Язылу абонементының яки Интернет аша түләгәнлекне раслаучы кәгазьнең сканер аша күчермәләрен, контакт телефонын һәм исемне күрсәтеп, podpiska@tatmedia.ru электрон адресына да җибәрергә мөмкин. "ТАТМЕДИА" АҖ басмаларының тулы исемлеге белән аның сайтында яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында танышырга мөмкин. Төп приз - телевизор. Җиңүчене билгеләү лотереясы 18нче август көнне уйнатылачак.

Приз фондында Nikon санлы фотоаппаратлар, сарык йоныннан тегелгән (1,5 сп.) одеяллар, бүләк тупланмалары да бар. Узган акцияләрдә районыбыздан да байтак әбунәче кызыксындыру бүләкләренә лаек булган иде. Башкаларны да анда актив катнашырга чакырабыз. Район газетасы да әлеге исемлеккә керә.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев