Мамадышлыларга куркынычсызлык мәсьәләсендә уяу булырга кирәк
Пәнҗешәмбе көнне ТР буенча терроризмга каршы көрәш, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү, шулай ук янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссияләренең берләштерелгән утырышы узды. Видеоконференция режимында үткәрелгән эшлекле чарага хөкүмәт җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Песошин рәислек итә. Утырышта безнең төбәктән район башкарма комитеты җитәкчесе Салават Гыймранов, югарыда әйтеп үткән комиссияләрнең вәкилләре,...
Пәнҗешәмбе көнне ТР буенча терроризмга каршы көрәш, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү, шулай ук янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссияләренең берләштерелгән утырышы узды. Видеоконференция режимында үткәрелгән эшлекле чарага хөкүмәт җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Песошин рәислек итә.
Утырышта безнең төбәктән район башкарма комитеты җитәкчесе Салават Гыймранов, югарыда әйтеп үткән комиссияләрнең вәкилләре, районда терроризмга каршы көрәш эшендә җаваплы булган затлар чакырылган иде.
Киңәшмәнең көн үзәгенә ике мәсьәлә кертелгән иде: халык арасында уяулыкны арттыру һәм урман янгыннарына дучар ителергә мөмкин булган торак пунктларда куркынычсызлык таләпләренең үтәлеше.
-Терроризмның географиясе зурая бара. Шуңа да әлеге тема үзеннән-үзе беренче планга чыкты. Халыкара террорчылардан кисәтүләр әледән-әле килеп тора һәм алардан берәү дә иминиятләштерелмәгән,- диде ТР премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин.
Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Динар Хәмитов теманы дәвам итеп: "Бу бер дә уен хәбәрләр түгел. Сирия, Төньяк Африкага кадәр ара ераклык түгел бүгенге көндә. Чикләр дә юк. Россиядә күңелсез хәлләр булмас дип кем әйтә ала? Әнә Европада нәрсәләр булып бетте,- диде Динар Хәмитов.
Видеокиңәшмә тәмамлангач, район башкарма комитеты җитәкчесе Салават Гыймранов төбәгебездә дә әлеге эшчәнлекне сүрелдермәскә, уяулыкны киметмәскә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев