Мамадышлылар Ураза гаетенә әзерләнә
Общество-non-RSS

Мамадышлылар Ураза гаетенә әзерләнә

Ураза гаете 5 июльгә тәгаенләнгән. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары укылачак. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм казыйлар утырышында фитыр һәм фидия сәдакаларының күләме билгеләнде: фитыр сәдакасы быел бер кешегә, арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 600 сум тәшкил итә. Сәламәтлекләре мөмкинлек...

Ураза гаете 5 июльгә тәгаенләнгән. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары укылачак.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм казыйлар утырышында фитыр һәм фидия сәдакаларының күләме билгеләнде: фитыр сәдакасы быел бер кешегә, арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 600 сум тәшкил итә. Сәламәтлекләре мөмкинлек бирмәү аркасында уразаны бөтенләй тота алмаганнар түли торган фидия сәдакасы бер көн өчен 200 сум дип билгеләнде. Зәкәт нисабы - 224 мең сум, фитыр сәдакасы нисабы - 21,6 мең сум дип хисапланды. Уразаның соңгы көне - 4нче июль, 5нче июльдә - ураза гаете. Районыбыз мәчетләрендә бәйрәм чаралары 6.30 сәгатьтә вәгазь белән башлана. 7.00 сәгатьтә - гает намазы. Башкалабызның Гали мәчетеннән мөфти катнашындагы гает "ТНВ" телеканалыннан турыдан-туры трансляцияләнәчәк.


Нет комментариев