Мамадышлылар Мәскәү өлкәсендә булып кайтты
Мәскәү өлкәсе Дмитров шәһәрендә 10нчы июль көнне уздырылган Сабантуйда 50 кешедән торган Мамадыш делегациясе дә булды. Алар биредә Сабантуйга әзерлек эшләрен башкардылар. - Сабантуй мәйданында Мамадыш районының үз участогы бар иде. Анда татар йорты күренеше, халкыбызның каралты-куралары чагылды. Шулай ук, биредә кунаклар Мамадыш чәк-чәге һәм бавырсаклары белән юкә чәе эчә...
Мәскәү өлкәсе Дмитров шәһәрендә 10нчы июль көнне уздырылган Сабантуйда 50 кешедән торган Мамадыш делегациясе дә булды. Алар биредә Сабантуйга әзерлек эшләрен башкардылар.
- Сабантуй мәйданында Мамадыш районының үз участогы бар иде. Анда татар йорты күренеше, халкыбызның каралты-куралары чагылды.
Шулай ук, биредә кунаклар Мамадыш чәк-чәге һәм бавырсаклары белән юкә чәе эчә алды. Сабантуйдан һәрберебез уңай тәэсир белән кайттык, - диде районыбызның туган якны өйрәнү музееның кече фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова.
Әдел Әхмәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев