Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
Общество-non-RSS

Мамадышлы югалткан кошелегын кибет кәрҗинендә тапкан

Агымдагы атнаның сишәмбесендә полициянең дежур частенә 1991нче елгы хатын-кыздан кошелегы югалу турында хәбәр килә. Зыян күрүче сүзләренчә, кошелекны ул ике көн элек югалткан, яисә урлаткан булуы ихтимал. Ике бала тәрбияләп үстерүче ананың инде берничә көн акча букчасын кулына да алганы булмаган, соңгы тапкыр кибеттә кулланган. Полиция хезмәткәрләре бирегә, шәһәребезнең иң...

Агымдагы атнаның сишәмбесендә полициянең дежур частенә 1991нче елгы хатын-кыздан кошелегы югалу турында хәбәр килә. Зыян күрүче сүзләренчә, кошелекны ул ике көн элек югалткан, яисә урлаткан булуы ихтимал.

Ике бала тәрбияләп үстерүче ананың инде берничә көн акча букчасын кулына да алганы булмаган, соңгы тапкыр кибеттә кулланган. Полиция хезмәткәрләре бирегә, шәһәребезнең иң эре сәүдә үзәкләренең берсенә юнәлә. Тышкы күзәтү камераларының видеоязмалары белән танышканнан соң, хатын-кызның кошелыкны кибен кәрҗинендә үзе онытып калдырганлыгы ачыклана. Ә кошелекка чит-ятлар хуҗа булмасын өчен кибет кассиры аны читкә алып куя. "Кешеләрнең хәтерләре начар хәзер. Мамадышлылар кошелекларын, кыйммәтле әйберләрен бик еш кибеттә онытып калдыралар. Берәү быел 40 мең сум акчасын да бездә калдырып чыгып киткән иде. Исенә төшкәч, кереп алды тагын",-диләр кибетнең эчкерсез күңелле сатучылары.

Хәтер белән сезнең дә проблемалар бар икән, алдагы киңәшләргә күз салыгыз:

"шигырь, җыр, әйтемнәр, рифмалы табышмаклар ятлагыз;
"хәтердән нинди дә булса рәсем ясагыз;
"башваткычлар, кроссвордлар чишегез;
"биергә, төрле уеннар уйнарга, гимнастика ясарга кирәк;

Яшелчә, җиләк-җимешләр ашагыз (катырылганнары да әйбәт). Кишерне кыргычтан уып, шуңа аз гына шикәр комы белән каймак салыгыз. Урамда йөрегез, хәтерне ныгыту өчен рационга С, Е, В6, В12 витаминнары, бета-каротин, майлы балык кертегез.

Фото: http://dusidusi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев