Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлы Миләүшә Хәсәнова: “Үзегезне бервакытта да кызганмагыз”

Районыбызда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оешма күп еллар дәвамында уңышлы эш алып бара. Әлеге берләшмә Валентина Задорожная җитәкчелегендә 1990нчы елның 20нче февралендә ачыла. Бүгенге көндә оешмада 270кә якын кеше исәптә тора. Биредә алар өчен бөтенләй яңа тормыш ачыла, дисәк тә, ялгыш булмас. Аларда үз-үзләренә ышану хисе, тормыш юлларында яңа максатлар,...

Районыбызда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оешма күп еллар дәвамында уңышлы эш алып бара. Әлеге берләшмә Валентина Задорожная җитәкчелегендә 1990нчы елның 20нче февралендә ачыла.
Бүгенге көндә оешмада 270кә якын кеше исәптә тора. Биредә алар өчен бөтенләй яңа тормыш ачыла, дисәк тә, ялгыш булмас. Аларда үз-үзләренә ышану хисе, тормыш юлларында яңа максатлар, киләчәккә планнар туа.
-Оешмабызда спорт юнәлешенә зур игътибар бирелә. Атнага берничә мәртәбә "Олимп" спорт комплексына барып, шөгыльләнеп кайтабыз. Төрле бәйгеләрдә катнашырга тырышабыз. Агымдагы елда Мамадышта үткәрелгән спорт бәйгеләрендә дә без алгылар рәтендә булдык. Узган елны мөмкинлекләре чикле булганнар өчен оештырылган республикакүләм конкурста икенче урынны яуладык. Быел беренчелеккә чыгарбыз, дип өметләнәм. Әлбәттә, моның өчен күп тырышырга кирәк, иң мөһиме - үз-үзеңне кызганмаска.
Спорттан тыш оешмабызда иҗади кешеләр дә бик күп. Алар арасында җырчылар да, биючеләр дә, нәфис сүз осталары да бар.
Шушы көннәрдә 44 кеше белән Казанда Раифа монастырендә булып кайттык. Хәзер исә Болгарга сәфәр кылырга җыенабыз, - диде Мамадыш районының мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оешма җитәкчесе урынбасары Миләүшә Хәсәнова.

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев