Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлы Алиса Исакова: “Керәшен чибәренең эчке дөньясы саф булырга тиеш”

Татарстанның "Керәшен чибәре" бәйгесе инде күптән "Питрау" бәйрәменең йөзек кашына әверелде. Әлеге сынау керәшен мәдәнияте бәйрәме кысаларында 2004 нче елдан бирле үткәрелә. Ел саен аның сайлап алу турында республикабызның һәр районы иң чибәр, иң күркәм һәм иң оста булган керәшен кызын тәкъдим итә. Бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя бара, шушы вакыт...

Татарстанның "Керәшен чибәре" бәйгесе инде күптән "Питрау" бәйрәменең йөзек кашына әверелде. Әлеге сынау керәшен мәдәнияте бәйрәме кысаларында 2004 нче елдан бирле үткәрелә.


Ел саен аның сайлап алу турында республикабызның һәр районы иң чибәр, иң күркәм һәм иң оста булган керәшен кызын тәкъдим итә.
Бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя бара, шушы вакыт эчендэ анда Татарстан, Башкортстан, Чиләбе якларыннан 200дән артык керәшен кызы катнашырга өлгерде.
Беренче тапкыр районыбыз хакимияте тарафыннан оештырыла башлаган бәйгене 2007 нче елдан Татарстанның Керәшеннәр иҗтимагый җәмгыяте үз канаты астына ала. Ул сайлап алу турларын уздыруда, кызларны бәйгегә әзерләүдә барлык җаваплы эшләрне үз өстенә ала.


Агымдагы атнаның 16нчы июль көнендә "Питрау" керәшен мәдәнияте бәйрәме кысаларында үтүче "Керәшен чибәре-2016" бәйгесендә Мамадыш исеменнән Дүсмәт авылы кызы Алиса Исакова катнашачак.


Әлеге форсаттан файдаланып, без Алиса Исакова белән очрашырга һәм аның бәйгегә ничек әзерләнүе хакында сүз алып барырга булдык.
Алисә - җаны, тәне белән керәшен моңына, культурасына гашыйк кыз. Шулай ук, ул Дүсмәт авылының "Тәңкәләр" дип исемләнгән балалар фольклор ансамбле солисткасы да әле. Моннан тыш, Алисә "Туым җондызы" керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестиваль-конкурсында беренче дәрәҗә Лауреат исеменә дә лаек булган.

- Алиса, "Керәшен чибәре" бәйгесендә катнашачаңгы белгәч, күңелеңне нинди хисләр биләп алды?


- Әлеге зур масштаблы бәйгедә катнашачагымны белгәч, мин бик тә сөендем. Шул ук вакытта, җаваплы эшкә алынуымны да яхшы аңлыйм. Үземнең чыгышым белән мин халкыбызның гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын күрсәтергә тырышачакмын. Мамадыш данын яклау минем өчен зур горурлык.


- "Керәшен чибәре"нә әзерләнергә сиңа кемнәр ярдәм итә?


- Бәйгегә әзерләнә башлауның беренче көненнән үк миңа әнием һәм апаларым зур терәк булдылар, алар миңа чын күңелләреннән ышана, җылы сүзләре белән җанга ышаныч хисләри өсти. Шулай ук, җирле ансамблебез дә миңа зур ярдәм күрсәтә. Бергәләшеп "кайнар көрәшкә" әзерләнәбез.


- Ничек уйлыйсың, керәшен чибәренә нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?


- Минемчә, керәшен сылуы - эчке дөньясы бай, саф булган кыз. Ул керәшен халкының гасырлардан гасырларга күчеп килгән күркәм гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары белән дә таныш булырга тиеш.


- Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, "Керәшен чибәре-2016" титулына син лаек булсаң, акчалата бүләкне ничек кулланыр идең?


- Әлеге титулга ия булсам, Җир йөзендә миннән дә бәхетле кеше булмастыр, мөгаен. Акчалата бүләккә килгәндә, мин аны кадерле әниемә бирер идем. Чөнки ул мине бу дөньяга китергән, көчләрен кызганмыйча тәрбияләгән, төн йокыларын бүлеп, мине тирбәткән. "Керәшен чибәре"ндә катнашуым белән дә мин газиз әнием алдында бурычлы.


- Хөрмәтле Алиса, бүгенге искиткеч әңгәмәбез өчен бик зур рәхмәт сиңа. Бәйгедә зур уңышлар теләп калабыз! Барлык Мамадыш халкы сиңа ышана!


Әдел Әхмәтҗанов


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев