Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышка иллюзия осталары, башкала йолдызлары җыела

"Яшьлек" төрле буын вәкилләрен берләштерәчәк. Халык зур түземсезлек белән сквер ачылышын көтә һәм юкка түгел. Бәйрәм уңаеннан грандиоз шоу- тамашаны сез иртәгә күзәтә алачаксыз. Скверны кулланылышка тапшыру 10нчы сентябрь көненә, 14.00 сәгатькә билгеләнгән.Караңгы төнгә кадәр сквер территориясендә куңел ачу чаралары, конкурслар оештырылачак. Бәйрәм программасында Башкала йолдызларына әверелгән якташларыбызның чыгышлары (Радик...

https://pp.vk.me/c630029/v630029038/458fa/VRLDH3edELQ.jpg


"Яшьлек" төрле буын вәкилләрен берләштерәчәк.

Халык зур түземсезлек белән сквер ачылышын көтә һәм юкка түгел. Бәйрәм уңаеннан грандиоз шоу- тамашаны сез иртәгә күзәтә алачаксыз. Скверны кулланылышка тапшыру 10нчы сентябрь көненә, 14.00 сәгатькә билгеләнгән.Караңгы төнгә кадәр сквер территориясендә куңел ачу чаралары, конкурслар оештырылачак. Бәйрәм программасында Башкала йолдызларына әверелгән якташларыбызның чыгышлары (Радик Шәрипҗанов, Дания Сибгатуллина, Чулпан Зиннәтуллина, Мингол Галиев), велоузыш, роликларда йөрү, футбол һәм бадминтон буенча ярышлар, балалар өчен уеннар, кул эше буенча мастер- класслар, фонтан ачылышы һәм башка күп кенә матур чаралар каралган.

Мамадышта тәүге тапкыр сегвейлар прокаты оештырылачак.

Фотосурәт http://wheelly.ru сайтыннан алынды

Шулай ук, легендар факир, ягъни фокусчы һәм маг, иллюзионистның экзотик сюжетлы, ялкынлы чыгышларын, файер- шоуын да иртәгә күрми калмагыз. Тамашачыга көчле адреналин порциясе гарантияләнә.

Фото http://s1.fotokto.ru/ сайтыннан алынды
Бәйрәм шатлыгын бергәләп уртаклашыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев