Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш ЗАГСның экс-начальнигы 70 яшьлек юбилеен каршы алды

Меңәрләгән парны кавыштырган, 30 елга якын ЗАГС бүлеген җитәкләгән Дания Вәгыйз кызы Мөхәммәтшина 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Түгәрәк дата белән аны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, күп еллар иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәшләре тәбрикләделәр. Безнең иҗат төркеме дә юбилярда кунакта булып кайтты. Елына ким дигәндә 700 парны кавыштарган,...

Меңәрләгән парны кавыштырган, 30 елга якын ЗАГС бүлеген җитәкләгән Дания Вәгыйз кызы Мөхәммәтшина 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Түгәрәк дата белән аны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, күп еллар иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәшләре тәбрикләделәр. Безнең иҗат төркеме дә юбилярда кунакта булып кайтты.

Елына ким дигәндә 700 парны кавыштарган, меңәрләгән балага туу турында таныклык тапшырган әлеге ханым шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен каршы алды. "Узган гомер- аккан су. Әлеге кичә генә кабалана-кабалана эшкә йөгерә идем, барына да өлгерәсе килде. Вакытны җиткерә алмый азаплана идем",-дип искә ала хезмәт елларын Дания Мөхәммәтшина.

-Ирем бик сабыр холыклы булды. Эштән соңарап кайткан вакытларымда да авыр сүз әйтмәде, хезмәтемне бәяли белде,-ди ул. Фатыйх абый белән пар канатлар булып инде 48 ел яшиләр алар.

-Тормышыбызны ул өстерәде.Эштән кайтканын балалар белән тәрәзәдән карап көтеп ала идек. Бергә узган 48 ел гомер күз ачып-йомганчы үтте дә китте,-Фатыйх абый.

Дания ханым 70 яшьлек юбилеен зур тормыш байлыгы белән каршы ала. Тыныч холыклы иптәше, гармунчы Фатыйх абый белән алар 3 бала тәрбияләп үстергәннәр: ике ул һәм бер кыз. Икесе бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яши, бер улы исә ераккарак барып төпләнгән- Лондонда яшәп көн күрә. Алты оныклары бар.
Хөрмәтле юбилярны бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, күп еллар иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәшләре, Фәния Гаязова тәбрикләделәр. "Сез эшләгән чорны бүгенге көнгәчә сагынып искә алабыз. Яхшы җитәкче, ышанычлы кеше булдыгыз",- диде Алена Смирнова.

Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр Дания Мөхәммәтшина күңелен тагын да нечкәртеп, хәтирәләргә бирелергә мәҗбүр итте. Дания ханым мәктәбен узган Фәния Шамилевна юбилярның каллиграфик язу сәләтен билгеләп үтте. "Акт китапларын ачып җибәргәч, сезнең сәйлән булып тезелгән хәрефләрегезгә карап сокланабыз",- диде ул озын гомер, тыныч картлык теләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев