Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш урманчылары штрафлардан кисәтә

Яңа елны каршылау - ел буе истә саклана торган бәйрәм. Шуңа күрә аны барыбыз да - балалар да, олылар да көтеп алабыз, аны элек-электән без елкасыз күз алдына да китермибез. Бер атна, ун көн эченда күпме яшь агачлар киселеп, кабат чүплекка чыгарып атыла. Шуңа күрә, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре...

Яңа елны каршылау - ел буе истә саклана торган бәйрәм. Шуңа күрә аны барыбыз да - балалар да, олылар да көтеп алабыз, аны элек-электән без елкасыз күз алдына да китермибез.

Бер атна, ун көн эченда күпме яшь агачлар киселеп, кабат чүплекка чыгарып атыла. Шуңа күрә, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан яшь ылыслы агачларны саклау өчен, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгың 2016нчы елның 11 ноябрендә чыккан 543нче санлы фәрманы нигезендә, Мамадыш урманчылыгының урман инспекторлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, юл буйларында, авылларда, урманнарда, шаһәр буйлап кизү торачаклар.
"Россия Федерациясе Административ кодексының 8.28нче мәддәсе нигезендә, рөхсәтсез бер агач ( чыршы-нарат) кискән өчен физик затларга - 3000нән 5000гә, вазыйфалы затларга - 40000нән 50000гә, юридик затларга 300000нән - 700000гә кадәр штраф каралган.
Законсыз агач кискан вакытта транспорт, механизмнар, техника кулланган булса, административ штрафлар арта. Административ штрафлардан соң, гаепле кеше, урманга килган зыян суммасын да түли. Ул сумма 5000 сум яки күбрәк булса, кешегә җинаять эше ачыла һәм ул тикшерүче органарга бирелә. Законсыз агач кисү саклана торган (защиттный) урманнарда булса, урман участокларының кайда булуына, нинди функцияләр үтәвенә карап (елга буйларында, зур юл кырыйларында, ерганак читләрендә), штраф суммалары 2ләтә, 3 ләтә, 5ләтә арта. Ылыслы агачларның декабрь - январь айларында орлыклары җитешү вакытлары. Бу айларда киселган очракта, штраф күләме тагын 2ләтә арта.Законсыз киселган агачлар конфискацияләнә. Шуны да әйтергә кирәк - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1990 елның 21 декабрендә чыккан карары нигезегндә, Татарстан Республикасының бөтен җирендә ак чыршы агачын кисү катгый рәвештә тыела.


Яңа ел бәйрәме алдыннан күңелсез хәлләрдә калмас өчен, "Мамадыш урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе Мамадышның Муса Җәлил урамындагы (2 "А" йорт) канторасында, ярминкәләрдә арзанлы бәяләрдән чыршылар сатуны оештырачак", - дип хәбәр итә Мамадыш урман хуҗалыгының урманнарны саклау һәм яклау инженеры Илфат Закиров.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев