Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш укучыларының мәктәп программасына экология дәресе кертелергә мөмкин

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республика укучыларының мәктәп программасына экология дәресен кертү проектын эшли. Бу хакта Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев белдерде. "Хәзер бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Экологияне белү бик мөһим. Бу экология генә түгел, бу табигатькә, туган якка мәхәббәт. Казансу елгасы каян башлана дигән сорауны...

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республика укучыларының мәктәп программасына экология дәресен кертү проектын эшли. Бу хакта Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев белдерде.
"Хәзер бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Экологияне белү бик мөһим. Бу экология генә түгел, бу табигатькә, туган якка мәхәббәт. Казансу елгасы каян башлана дигән сорауны биргәндә балаларның төрлечә җавап бирүе күңелне төшерә. Экология турында башлангыч сыйныфтан ук хәбәрдар булу зарур. Шул ук дәресләр өлкән сыйныфларда да дәвам итәргә тиеш", - дип билгеләп үтте Абдулганиев.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Радик Гатин фикеренчә, балаларга өстәмә дәресләр беркайчан да комачауламый.

- Экология - дөнькүләм проблемаларның берсе. Укучыларга экологик тәрбия бирү һәрвакыт приоритетлы юнәлешләрнең берсе булды. Башлангыч сыйныфлардагы тормыш дәресләрендә, әйләнә- тирә дөнья фәнендә, сыйныф сәгатьләрендә әлеге темага һәрвакыт басым ясарга тырышабыз. Балалар һәм яшүсмерләр йортында да моңа бәйле күп кенә секцияләр һәм түгәрәкләр эшләп килә. Мәктәп программасына аерым экология фәнен кертүне бик хуп күрәм,- диде Радик Гатин.
Республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында хәбәр итүләренчә, экология дәресе кертелсә дә ул программада факультатив яки өстәмә сәгать булып барачак.

Айгөл Әхмәтшина

Текст башындагы фото http://severnoebutovomedia.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев