Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

“Мамадыш ТВ“ телеканалында Яңа ел бәйрәме хакында сөйләячәкләр

Бүген "Мамадыш ТВ" телеканалында "Районга йөз белән" тапшыруының чираттагы чыгарылышы узачак. Студиябез кунагы- район мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Петрович Спиридонов. Турыдан-туры эфирда Яңа ел бәйрәменә әзерлек, быелгы тамашаларның форматы һәм темасы хакында сөйләячәкләр. Шулай ук каникуллар чорында үтәчәк мәдәни чаралар, авылларда оештырылучы чыршы бәйрәмнәре турында да сүз булачак. Сорауларыгызны тапшыру...

Бүген "Мамадыш ТВ" телеканалында "Районга йөз белән" тапшыруының чираттагы чыгарылышы узачак. Студиябез кунагы- район мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Петрович Спиридонов.

Турыдан-туры эфирда Яңа ел бәйрәменә әзерлек, быелгы тамашаларның форматы һәм темасы хакында сөйләячәкләр. Шулай ук каникуллар чорында үтәчәк мәдәни чаралар, авылларда оештырылучы чыршы бәйрәмнәре турында да сүз булачак.

Сорауларыгызны тапшыру барышында 3-17-65 телефон номеры буенча шалтыратып җиткерә аласыз.

"Районга йөз белән" 17:40 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев