Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

“Мамадыш ТВ“ “Татарстан-24“ мәгълүмати телеканалына күчәргә мөмкин

Озакламый "Мамадыш ТВ"-ның челтәрле партнеры булып "Татарстан-24" мәгълүмати телеканалы калырга мөмкин. Алар тәүлек әйләнәсе республикадагы яңалыклар белән Татарстан халкын таныштыралар. Чыгарылышларда икътисад, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм спорт, оператив хәбәрләр күтәрелә. Узган елның көзеннән безнең иҗат төркеме алар өчен район һәм шәһәр тормышын яктыртучы 200 дән артык язма әзерләп җибәрде....

Озакламый "Мамадыш ТВ"-ның челтәрле партнеры булып "Татарстан-24" мәгълүмати телеканалы калырга мөмкин. Алар тәүлек әйләнәсе республикадагы яңалыклар белән Татарстан халкын таныштыралар. Чыгарылышларда икътисад, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм спорт, оператив хәбәрләр күтәрелә. Узган елның көзеннән безнең иҗат төркеме алар өчен район һәм шәһәр тормышын яктыртучы 200 дән артык язма әзерләп җибәрде. "Татарстан-24" телеканалы редакциясендә узган киңәшмәдә искәртүләренчә, бу иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.
Әгәр моңа кадәр "Мамадыш ТВ" "ТЯГ" телеканалын бүлеп кереп күрсәтсә, алга таба безнең челтәрле партнерыбыз ролен "Татарстан-24" үти башларга мөмкин. Йортларында "Летай-ТВ" кабельле телевидениясе булучылар әлеге республика каналын 22нче төймәгә басып карый ала. Җөмһүриятебез районнары һәм шәһәрләрендәге күп кенә телеканаллар нәкъ менә "Татарстан-24"кә күчә башлады. Беренчеләрдән булып бу эшне "Яшел үзән", аннан Яр Чаллы, Түбән Кама башкарды. Шушындый ук үзгәреш "Мамадыш ТВ"да да көтелә. Бу хакта безнең иҗат төркеменә республика телеканалына эш сәфәре белән баргач та искәрттеләр.
Яңа форматка күчү районнарның ММЧ өстәмә мөмкинлекләр тудыра, материалларны әзерләгәндә тагын да җаваплырак карау бурычы куя.
Статистикага күз салсак, "Мамадыш ТВ" телеканалы тарафыннан узган елның көзеннән бүгенге көнгә кадәр барлыгы 200 артык телесюжет "Т-24" каналына юлланган. Төбәгебез сулышы хакында сөйләүче бу язмалар барысы да республика тамашачысына тәкъдим ителгән.
-Мамадышның яңалыклар хезмәте редакциясе "Татарстан хәбәрләре" тапшыруын үз материаллары белән 2016нчы елның сентябрь аеннан тулыландыра башлады. Бу яңалыклар географиясен тагын да киңәйтергә мөмкинлек бирде. Мамадыш районы республика үсешендә зур роль уйный. Сездә һәрвакыт әһәмиятле чаралар уздырыла. Алар барысы да безнең өчен кызыклы,- ди "Татарстан-24" телеканалының яңалыклар шеф-мөхәррире Екатерина Солейкина.
Әлеге редакциягә булган эш сәфәребез кысаларында безгә башкаладагы коллегаларыбыз эш бүлмәләре буенча экскурсия дә үткәрде, киңәш-тәкъдимнәрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев