Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
Общество-non-RSS

Мамадыш төбәге республиканың туризм маршрутына керәчәк

Соңгы елларда Мамадышның туризм потенциалы буенча зур эшләр башкарыла. Төбәгебез су юлы буйлап сәяхәт итүче туристлар маршрутына кертелде. Хәтерләсәгез, җәй дәвамында шәһәрдә күп кенә кунаклар булып киттеләр. Ә менә киләсе елдан Мамадыш тагын да күбрәк санда туристлар кабул итә башларга мөмкин. Монысы инде автобусларда килүчеләрне. Районның мөмкинлекләрен өйрәнергә "Казан экскурсоводлары...

Соңгы елларда Мамадышның туризм потенциалы буенча зур эшләр башкарыла. Төбәгебез су юлы буйлап сәяхәт итүче туристлар маршрутына кертелде. Хәтерләсәгез, җәй дәвамында шәһәрдә күп кенә кунаклар булып киттеләр.
Ә менә киләсе елдан Мамадыш тагын да күбрәк санда туристлар кабул итә башларга мөмкин. Монысы инде автобусларда килүчеләрне. Районның мөмкинлекләрен өйрәнергә "Казан экскурсоводлары гильдиясе" оешмасы вәкилләре һәм Алабугадан да туризм юнәлешендә эшләүчеләр килде. Туган төбәкне өйрәнү музееның кече фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова аларга тарихыбыз, диннәр, шәхесләребез хакында сөйләде, кунакларның сорауларына җаваплар бирде.
Соңгы араларда халыкларның тарихи, мәдәни һәм архитектура истәлекләрен саклау һәм гореф-гадәтләрен барлау шактый көчәеп китте. Чыннан да, милли асылыбыз белән кызыксынучылар артканнан-арта бара. Бу, үз чиратында, халыкның тарихи-мәдәни мирасын барларга, төбәкнең үзенә генә хас булган икътисади байлыгын арттырырга мөмкинлек бирә.
-Без моңа кадәр шундый гүзәл кала хакында белмичә йөргәнебезгә бик уфтандык. Рәхмәт оештыручыларга. Мин биредә үземә күп яңалыклар ачтым. Шәһәрегез матур, чиста. Әлбәттә без Казанга кайткач Мамадышны республиканың туризм маршрутына кертү буенча сөйләшүләр алып барачакбыз. Район моңа лаек,- диде "Казан экскурсоводлары гильдиясе" оешмасы вәкиле Ирина Сафронова.
Туризм үсеше төрле шәһәр-районнарның, милләтләрнең, халыкларның бай мирасы белән танышырга мөмкинлек бирә, үзара татулыкны ныгытырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев