Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш сыр-май комбинаты хезмәткәрләре кышкы матур кичтә район газетасы белән (фото)

1-10 декабрьдә газет-журналларга язылуга ташламалар игълан ителде. Шул уңайдан без шәһәребезнең ИК "ПРОСТО МОЛОКО" ҖЧҖенең "Мамадыш сыр-май комбинаты" филиалында "Абунәче көне" уздырдык. Комбинатта шәһәр үзәк почтамтының подписка бүлеге мөдире Мөсфирә Мөбарәкшина белән мине бик җылы каршы алдылар. Проходнойдан үткәндә үк ишеккә олы хәрефләр белән: "Кызыл почмакта Абунәче көне үткәрелә", -...

1-10 декабрьдә газет-журналларга язылуга ташламалар игълан ителде.

Шул уңайдан без шәһәребезнең ИК "ПРОСТО МОЛОКО" ҖЧҖенең "Мамадыш сыр-май комбинаты" филиалында "Абунәче көне" уздырдык. Комбинатта шәһәр үзәк почтамтының подписка бүлеге мөдире Мөсфирә Мөбарәкшина белән мине бик җылы каршы алдылар. Проходнойдан үткәндә үк ишеккә олы хәрефләр белән: "Кызыл почмакта Абунәче көне үткәрелә", - дигән язуга күзем төште.

"Әйдәгез, сезне сәгать 1дә барысы да көтәчәкләр",-дип каршы алды безне бухгалтерия хезмәткәрләре. Чынлап та, берничә минуттан халык агыла башлады. Җитмәсә, безнең күңелне күтәреп, барысы да газетага языла! Чират хасил булды. Квитанцияләрне тутырып, өлгереп кенә җиткер. Чара нәтиҗәле үтте: 35 кеше киләсе елның яртысына район газеталы булды. Шуларның алтысы мөмкинчелеге булмаган мохтаҗларны, ятимнәрне, инвалидларны сөендерделәр. Моның өчен комбинат администрациясенә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. "Хәзер бит бөтен дөньясы компьютерлаштырылган. Көне буе экран каршында утырганнан соң, яңалык, район хәлләре турында да монитордан укып утырасы килми. Эштән арып кайткач, диванга сузылып, кыштыр-кыштыр газета актарудан да тәмле нәрсә юк", -диделәр алар. Җәйге эшләр артта калды. Кышкы матур кичләрдә "Нократ" укып, май-сыр ашап ятуларга ни җитә!

Җитәкчеләре Мәксүт Әхмәтшин "Абунәче көнен" яхшы оештырган. Аңа дөрес юлны алдан тою-сиземләү - интуиция, аралашу сәләте, берөзлексез эзләнүчәнлек, бернинди киртә-каршылыкларга карамастан, башлаган һәр эшен тулысынча башкарып чыга алырлык нык холык, сабыр, төптән уйлап эш итүчәнлек, тапкан малын теләсә-ничек туздырмыйча хуҗаларча тота белү табигать тарафыннан бирелгән. Берничә мәртәбә безнең дә хәлне белеп китте.
Әйе, подписка чорында почтага гына таянып ятып булмый. Хат ташучы күбрәк укучы яздырыр, дигән өметне җуйдык инде. Бүген иң мөһиме - кешегә мөмкин кадәр күбрәк якынаю. Чөнки нинди генә яхшы басма чыгарсаң да, аны сата белмисең икән, үзеңә генә үпкәләргә кала. Шуңа күрә үзебез җитештергән продуктны кешегә җиткерергә өйрәнергә тиешбез. Моны башкарып чыгуы авыр, әмма бу эшкә без-"нократ"лылар тотындык инде.

Газетабызга беркем дә мәҗбүри яздыра алмый, ә менә дөрес юнәлештә аңлату эшләре алып бару - дөрес гамәлдер. Безнең эшнең төп үзенчәлеге - кешеләр белән эшләү. Һәрберсе белән уртак тел табарга, игътибар белән тыңлый, аңлый белергә кирәк.

#Подпиширодителей #Подпишиблизких акциясенә Мәксут Мәхмүтович кушылып, завод эшчесе 4 бала әнисе Эльза Шәяхмәтованы яздырды. Акциягә тагын биш кеше кушылды. Заводның баш бухгалтеры Мөнирә Гыймалетдинова, Илгизә Хәсәнова, Айрат Бинков, Феликс Мәгъфуров, Рәшит Мәхмүтов. Мөмкинчелеге булмаган мохтаҗларны, ятимнәрне, инвалидларны сөендерделәр.
Ләйсән Йосыпова (пешекче):

-Газетага язылу чоры да бетеп килә. Кайберәүләр язылу бәяләренең кыйммәт булуыннан зарлана. Ә нәрсә арзан соң бүгенге көндә?.. Кибетләргә керсәң дә, бәяләрнең бертуктаусыз үсүен генә күрәбез. Шулай булгач зарланмыйк әле, язылыйк үзебезнең яраткан "Нократ"ыбызга. Аның тиражын киметмик!

Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев