Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш сөте ничә сум тора

"Күпчелек хуҗалыкларыбыз сөтне 4 процент майлылык белән тапшыралар. Чөнки жмых та, шрот та, башка төрле катнашмалар да, кукуруз да ашаталар. Тулы кыйммәтле ашату майлылыкны күтәрергә ярдәм итә. Шуның нәтиҗәсендә сөткә күбрәк түләнә", - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсенең бүлек начальнигы Рәис Гасыймов. Гаҗәеп, әмма факт: быел көз кабул...

"Күпчелек хуҗалыкларыбыз сөтне 4 процент майлылык белән тапшыралар. Чөнки жмых та, шрот та, башка төрле катнашмалар да, кукуруз да ашаталар. Тулы кыйммәтле ашату майлылыкны күтәрергә ярдәм итә. Шуның нәтиҗәсендә сөткә күбрәк түләнә", - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсенең бүлек начальнигы Рәис Гасыймов.

Гаҗәеп, әмма факт: быел көз кабул итү бәясе дә арта бара әле. 29нчы августтан 26нчы сентябргә кадәр - 3,4 процент майлылыктагы, аксым микъдары 3 пароцент булган, югары сортлы сөтнең 1 килограммы өчен 19 сум 25 тиен түләнгән иде, 26нчы сентябрьдән 15нче октябрьгә кадәр - 19 сум 80 тиен, 15нче октябрәдән 14нче ноябрьгә кадәр - 20 сум 90 тиен, 14нче ноябрьдән 1нче декабрьгә кадәр - 21 сум 45 тиен исәбеннән исәп-хисап ясадылар. 1нче декабрьдән 22 сум түли башладылар.

4 процент майлылыкта һәм югары сортлы итеп сатканлыктан, аксым микъдарына да карап, 12нче декабрь көнне "АПК "Азык-төлек программасы"ның 1 килограмм сөтенә - 28 сум 19 тиен, "АПК" Тәкәнеш" җәмгыятенә - 27 сум 50 тиен, "АПК "Нократ" җәмгыятенә - 27 сум 55 тиен, "Семиозерка"га - 27, Усали агрохимиклары ярдәмче хуҗалыгына 26 сум түләнгән.

Ел башында - гыйнвар - март айларында хөкүмәт, продукция җитештерү һәм маллар саны узган елдагыдан югарырак булганда, саткан сөтнең күләменә карап субсидия дә биреп килә. Бу берничә ел дәвам итә инде. Киләсе елда да бирелмичә калмастыр.

Шәхси хуҗалыкларыбыздан җыелган сөткә түләү бәяләре дә күтәрелә. Сентябрь аенда һәр литр физик авырлыктагы продукциягә уртача 19,35 сум түләнгән булса, октябрьдә ул 21,53 сум тәшкил итте. Ноябрьдә 22 сум 79 тиен хисапланган.

Ноябрь аенда халык барысы 410,39 тонна продукция тапшырган. Зөлфинә Әкъбәрова, Баймөхәммәт Бинков, Марат Заһидуллин, Фәрит Ситдыйков, Марина Капитова сөт җыюны былтыргыдан арттыруга ирешкәннәр. Баймөхәммәт Бинков китергән продукция 4,03 процент майлылык белән кабул ителгән. Александра Миннеханова сөт җыюны оештырган авыллардан да 4,02 поцент майлылыкта кабул ителгән. Ә Рөстәм Ямалеев, барысын да уздырып, 4,07 процент белән китерүгә ирешкән.

-Мин сөт җыючы Олыяз авыл җирлегендә соңгы елларда савым сыерлар саны гел арта бара. Гаилә фермалары, крестьян-фермер хуҗалыклары оештыручылар да шактый бездә хәзер. Авыл халкы да мал асрап үзенең бизнесын булдырырга тырыша. Республика Авыл хуҗавлыгы һәм азык-төлек министрлыгының гаилә фермаларына терлек абзарлары җиткерүдә ярдәм күрсәтү программасына да безнең төбәктә актив кушылдылар. Сөт тапшырып, ай саен ун-унбиш мең сум акча эшләүчеләрне күпләп санарга була бездә, - ди Олыяз авылындагы шәхси хуҗалыклардан сөт җыючы Фәрит Ситдыйков.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев