Мамадыш райпосына яңа эш системасына күчәргә тәкъдим иттеләр
Бүген район кулланучылар берлегенең төп офисы урнашкан бинада 2015нче ел йомгакларына багышланган киңәшмә узды. Эшлекле чарага район башлыгы Анатолий Иванов рәислек итте. Киңәшмә эшендә ТР кулланучылар союзы рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов, җәмгыять советының уполномоченныйлары һәм хезмәткәрләр катнашты. Узган елгы икътисади-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары белән залдагыларны Мамадыш районы кулланучылар берлеге рәисе вазыйфаларын...
Бүген район кулланучылар берлегенең төп офисы урнашкан бинада 2015нче ел йомгакларына багышланган киңәшмә узды. Эшлекле чарага район башлыгы Анатолий Иванов рәислек итте. Киңәшмә эшендә ТР кулланучылар союзы рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов, җәмгыять советының уполномоченныйлары һәм хезмәткәрләр катнашты.
Узган елгы икътисади-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары белән залдагыларны Мамадыш районы кулланучылар берлеге рәисе вазыйфаларын башкаручы Мансур Фәхриев таныштырды. Аның әйтүенчә, узган ел җәмәгать туклануы өлкәсендә товар әйләнеше 50 млн.сумнан артып киткән.
Аерым цехлар мисалында караганда, кондитер әйберләре җитештерүчеләрнең бу күрсәткеч 8 млн.сумнан, камыр ризыклары пешерүчеләрнең 9 млн.сумнан, пилмән ясау цехында 6 млн.сумнан, ит цехында 2 млн.сумнан артып киткән.
Лимонад ясау цехында 2015нче елда 6 млн.сумлык эчемлек җитештерелгән. "Киләчәктә әлеге цехны тагын да үстерергә ниятлибез",- ди Мансур Фәхриев.
Бүгенге көндә җәмгыятьнең 38 данә техникасы исәпләнә. Коллектив хезмәт күрсәтүче сәүдә нокталарына булган юлларның гомуми озынлыгы 1100 километрга тигез.
Җәмәгать туклануының 5 төп ноктасы бар. Алар барсы бергә 306 кешене сыйдыра ала. Бу тармакта хезмәт куючылар 48 кеше.
Авыллардагы 65 кибетне 25 шәхси эшмәкәргә арендага биргәннәр.
-Быел үз алдыбызга төп бурычлар итеп, продукциянең сыйфатын һәм җитештерү күләмнәрен арттыруны куябыз,- диде Мансур Фәхриев.
Оешманың тулаем айлык кереме уртача 1,8 млн.сумны тәшкил итә. Узган ел 7 млн.сум бурычларын киметүгә ирешкәннәр.
-Айлык керем күрсәткече әле шактый түбән дияр идем. Чөнки сезнең мөмкинлекләр зуррак. Шуңа да узган елгы эшчәнлегегезгә "минус" тамгасы белән "канәгатьләнерлек" билгесе генә куябыз. Тагын да авыррак еллар бар иде. Узган сезонда сезнең җәмгыятькә бюджеттан гына да 56 млн.сум ярдәм булды. Мондый зур күләмдә булышу башка бер генә районга да эләкми. Иң мөһиме- булган клиентларыгызны югалтмыйча, яңаларын җәлеп итәргә кирәк. Һәр кибетегез продукциясенең ассортименты ягыннан теләсә кайсы супермаркетлардан калышмаска тиеш,- диде Анатолий Иванов. Ул шулай ук коллектив алдына 5 елга исәпләнгән эш планы төзү бурычы куйды. Икътисадый хәлне яхшырту өчен системаны үзгәртергә тәкъдим итә җитәкче.
ТР кулланучылар союзы рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов әзерләүләр конторасын үстерергә кирәк, дип саный.
-Элек тә авыр еллар бар иде. Әмма моңа карап, югалмадыгыз. Киләчәктә дә үз йөзегезне саклап калырга кирәк. Кондитер, лимонад, пилмән цехлары продукцияләренә сорау бик зур. Шуңа да аларда эшне өч сменада оештыру шарт,- диде Рашат Шәймәрданов.
Киңәшмә азагында коллективның хезмәт алдынгыларына рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев