Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш районында кешеләргә этләр ташлана

Бүгенге көндә Мамадыш районы авылларында 100 ветеринария пунктлары эшләп килә. Агымдагы елның июль ае урталарында Көек-Ерыкса авылында да шундый пункт ачылды. Хәзерге вакытта биредә уңышлы эш алып барыла. Көек-Ерыкса авылы җирлегенең ветеринария пункты мөдире Сергей Якимов сүзләренчә, мөрәҗәгатьләр арасында мөгезле эре терлекне ясалма орлыклыландыру һәм тикшерү дә бар. -Әлегә халык...

Бүгенге көндә Мамадыш районы авылларында 100 ветеринария пунктлары эшләп килә.

Агымдагы елның июль ае урталарында Көек-Ерыкса авылында да шундый пункт ачылды. Хәзерге вакытта биредә уңышлы эш алып барыла. Көек-Ерыкса авылы җирлегенең ветеринария пункты мөдире Сергей Якимов сүзләренчә, мөрәҗәгатьләр арасында мөгезле эре терлекне ясалма орлыклыландыру һәм тикшерү дә бар.

-Әлегә халык яңалыкка ияләшеп кенә килә. Шунлыктан ярдәм сорап килүчеләр дә күп түгел. Киләчәктә алар саны артыр дип уйлыйм, - диде Сергей Якимов.

Бүген ветринария пункты мөдирен Иске Комазан авылы тирәсенә чакыртканнар. Биредә бер кешене эт тешләгән. Сергей Якимов кешегә ташланган этнең тән температурасын үлчәячәк. Әгәр дә ул котырган булса, аны 10 көнгә җәмгыятьтән читтәрәк тотачаклар, шул ук вакытта эт тикшерү узачак.

Сүз уңаеннан, әлегә ветеринария пунктында күрсәтү бушлай, бераз вакыттан соң, ул әкренләп түләүлегә әйләнәчәк.

Әдел Әхмәтҗанов

Фото со страницы: voindao.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев