Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш районы әниләре “Могҗизалар кыры“ на эләкте

Түбән Ушма әниләре могҗизалар кырына эләкте. 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Т. Ушма авылы мәктәбендә "Поле чудес- Могҗизалар кыры" уены оештырылды. Өчәр уенчыдан торган өч төркем "итәкле Якубович"- мәктәпнең инглиз теле укытучысы Әнисә Миннәхмәтова әзерләгән сорауларны җаваплады, катнашучылар залдагыларны музыкаль, лирик күчтәнәчләре белән дә сөендерделәр. Йолдыз Фатыхова мәхәббәт җимешләре...

Түбән Ушма әниләре могҗизалар кырына эләкте.

8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Т. Ушма авылы мәктәбендә "Поле чудес- Могҗизалар кыры" уены оештырылды. Өчәр уенчыдан торган өч төркем "итәкле Якубович"- мәктәпнең инглиз теле укытучысы Әнисә Миннәхмәтова әзерләгән сорауларны җаваплады, катнашучылар залдагыларны музыкаль, лирик күчтәнәчләре белән дә сөендерделәр. Йолдыз Фатыхова мәхәббәт җимешләре Рамилә, Камилә, Мәрьям белән бергәләп музыкаль бүләк ясадылар, Гүзәл Җиһаншина да моңлы композиция бүләк итте. Банкрот калсалар да, хәрефләрен дөрес атамасалар да, барабан уклары "приз" секторына төбәп призлы булсалар да, уеннан төшеп калучы булмады. Приз тартмасында машина ачкычы булмаса да, кәбестә, кишер дә салынмаган иде. "Бәйрәм чарасының иганәчесе шәхси эшмәкәр Мотыйгуллинның ит эшкәртү цехы директоры Айрат Шәйхетдинов иде. Мәктәп коллективы аңа рәхмәтле",- диде белем бирү учреждениясе директоры Илшат Шәйдуллин.

Нәтиҗәдә, супер уенга 3 турда җиңү яулаган Алсу Габдрахманова, Гөлнара Габдрахманова, Гөлнара Миннәхмәтова үттеләр, ә супер уен соравына дөрес җавапны Алсу Габдрахманова гына бирә алды. Һәр әни гүзәл чәчкәләргә, истәлекле бүләкләргә ия булды.

Айгөл Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250