Мамадыш полициясе җитәкчесе законсыз сакланучы,яисә табылган утлы коралны тапшырырганнарга акчалата бүләк вәгъдә итә
Утлы корал, шартлаткычларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш район эчке эшләр бүлегенең беренчел әһәмияттәге бурычы. Агымдагы елда, мисалга, утлы корал белән законсыз эш итү буенча 10 эш судка юлланган. Гаепле затлар РФ Җинаятьләр кодексының 222 нче маддәсе (ягъни, утлы коралны, аның төп өлешләрен, сугыш кирәк-яракларын, шартлаткыч матдәләрне законсыз алган, саклаган өчен)...
Утлы корал, шартлаткычларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш район эчке эшләр бүлегенең беренчел әһәмияттәге бурычы. Агымдагы елда, мисалга, утлы корал белән законсыз эш итү буенча 10 эш судка юлланган. Гаепле затлар РФ Җинаятьләр кодексының 222 нче маддәсе (ягъни, утлы коралны, аның төп өлешләрен, сугыш кирәк-яракларын, шартлаткыч матдәләрне законсыз алган, саклаган өчен) җинаять җаваплылыгына тартылганнар. Шуны да әйтергә кирәк: кеше үзендә законсыз сакланган, яисә тапкан коралны ирекле төстә хокук саклау органнарына тапшырса, ул җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.
Бүген газлы һәм утлы коралы булган 500 кеше район эчке эшләр бүлегендә исәптә тора. Аларның кулында 600 берәмлек корал исәпләнә Эшебезнең приоритетлы юнәлеше утлы коралны законсыз саклаучыларны ачыклау, ди полиция бүлеге начальнигы Айрат Баһауов. Әлеге җинаять өчен 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү дә каралган.

-Быел утлы коралны законсыз саклау буенча 10 эш судка юлланды, 6 корал йолып алынды. Алар арасында бер винтовка, ике обрез, 3 аучы мылтыгы, 615 гр шартлаткыч матдәләр, 200 берәмлек патрон бар. 42 кеше исә утлы корал саклау шартларын бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды. Ә 33 кеше үзендә законсыз рәвештә сакланган коралны ирекле рәвештә тапшырды,-ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе.
2016нчы елның 9 аенда мамадышлылар 4 газлы пистолет, 29 шома көпшәле корал, 174 патронны үзләре тапшырганнар.
-Җәй башында Норма авылында яшәүче райондашыбыз аучы булып эшләгән әтисенең 1900нче елгы винтовкасын да безгә алып килгән иде. Тарихи экспонат булуына карамастан без аны юк итергә мәҗбүр булдык,-ди полиция инспекторы Руфат Фазылов.
Дөрестән дә, килеп ирешкән барлык утлы корал да утилизацияләнә. Ел башыннан 73 утлы корал инде юк ителгән.
Әгәр йортыгызда законсыз рәвештә саклана торган корал, хәрби кирәк-яраклар булса, район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Законсыз коралны үз иреге белән тапшыручыларга акчалата түләү дә каралган. Мәсәлән, сырлы көпшәле мылтык өчен 3000 сум, ау мылтыгы, гранаталар өчен 1500 сум, обрезлар, кулдан ясалган ату кораллары өчен 1000 сум, газлы, пневматик, травматик кораллар өчен 500 сум акча бирелә. Ә полиция хезмәткәрләре табып алса,җинаять җаваплылыгына тартылуыгыз бар. Шуңа да йортыгызда законсыз саклана торган корал белән вакытында хушлашуың хәерле. Андый корал кайчан да булса бер ата, фаҗига китереп чыгара күрмәсен.
Айгөл Әхмәтшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев