Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш музее “киңәячәк” 

Мамадышның "Туган төбәкне өйрәнү" музеенда шәһәр көненә әниләргә һәм билгеле якташларга багышланган зал ачылачак. Әниләр залында уннан артык балалары булган аналар хакында язмалар, фотосурәтләр, "Герой ана" ордены кебек бүләкләр һәм башкалар урын ала. Билгеле якташлар бүлегендә төбәгебездән чыкан күренекле шәхесләрнең шәхси әйберләрен, аларның кирәк-яракларын, киемнәрен күрергә мөмкин булачак. Мамадышның туган...

Мамадышның "Туган төбәкне өйрәнү" музеенда шәһәр көненә әниләргә һәм билгеле якташларга багышланган зал ачылачак.

Әниләр залында уннан артык балалары булган аналар хакында язмалар, фотосурәтләр, "Герой ана" ордены кебек бүләкләр һәм башкалар урын ала.

Билгеле якташлар бүлегендә төбәгебездән чыкан күренекле шәхесләрнең шәхси әйберләрен, аларның кирәк-яракларын, киемнәрен күрергә мөмкин булачак.

Мамадышның туган якны өйрәнү музееның кече фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова сүзләренә караганда, яңа ике зал уртасында бүлмә була. Анда районыбызның танылган кешеләренең тормыш юллары хакындагы мәгълүмат белән танышып булыр дип планлаштырыла.

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев