Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш мөхтәсибе күчмә пленум утырышында катнашты

Татарстанның Югары Ослан мөхтәсибәтендә ТР МДНнең күчмә пленум утырышы үткәрелде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узган җыелышта мөфтинең урынбасарлары, барлык имам-мөхтәсибләр,шул исәптән Мамадыш районы мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, шулай ук мәдрәсә җитәкчеләре, Голәмәләр шурасы, Казыйлар шурасы, Аксакаллар шурасы әгъзалары катнашты. Аерым алганда, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин республика имамнарын сәламләп:...

Татарстанның Югары Ослан мөхтәсибәтендә ТР МДНнең күчмә пленум утырышы үткәрелде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узган җыелышта мөфтинең урынбасарлары, барлык имам-мөхтәсибләр,шул исәптән Мамадыш районы мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, шулай ук мәдрәсә җитәкчеләре, Голәмәләр шурасы, Казыйлар шурасы, Аксакаллар шурасы әгъзалары катнашты.

Аерым алганда, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин республика имамнарын сәламләп: "Быел без беренче пленумны үткәрәбез. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә эшләребезне уң кылсын! - дип теләгән. Аннары нәзарәт эшләрен барлап һәм бу елга ниятләрне җиткерде. - Иң беренче чиратта, шушы елның төп темасы турында искә төшерәсе килә. Без узган җыелышта 2016 елны "Хәнәфи мәзһәбе елы" итеп уздырырга килештек. Чөнки бабаларыбыз юлын дәвам итү һәм алар өйрәткәннәрне халыкка җиткерү төп максат булып тора. Шуңа күрә һәр мөхтәсиб, нинди генә чара уздырса да, исендә тотса иде: төп сүз - хәнәфи мәзһәбе темасы. Халыкка, бигрәк тә яшьләргә, имам Әбү Хәнифә мирасын өйрәтү, мәзһәб мәсьәләләрен аңлату кирәк. Ни үкенеч, бездә һаман да төрле карашларга, фикерләргә иярү күзәтелә", - диде ул.

Пленумнан соң 4-6 апрель көннәрендә мөхтәсибләр өчен укулар үткәрелгән. "Махсус дин галимнәре чакырылды. Чөнки дини сораулар күп, фикерләр төрле, алар хакында сөйләшергә, белергә кирәк. Матуриди гакыйдәсе өйрәтүләрен дә аңлау мөһим", - дип искәртте Илһам хәзрәт.

Айгөл Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250