Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш мәдрәсәсендә квалификация күтәрү курслары узачак

Мамадыш мәдрәсәсе базасында шәһәр һәм район мәчетләре каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәрнең Ислам дине нигезләре буенча квалификация күтәрү курслары узачак. Бирегә шәһәр һәм районыбыз мәхәлләләреннән 40 мөгаллим килүе көтелә. Көн дәвамында мөгаллимнәр өчен Коръән, тәҗвид, гакыйдә, сира, фикһ, әхлак кебек фәннәрдән дәресләр укытылачак һәм шул фәннәрне укыту мәсьәләләре буенча махсус...

Мамадыш мәдрәсәсе базасында шәһәр һәм район мәчетләре каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәрнең Ислам дине нигезләре буенча квалификация күтәрү курслары узачак.

Бирегә шәһәр һәм районыбыз мәхәлләләреннән 40 мөгаллим килүе көтелә. Көн дәвамында мөгаллимнәр өчен Коръән, тәҗвид, гакыйдә, сира, фикһ, әхлак кебек фәннәрдән дәресләр укытылачак һәм шул фәннәрне укыту мәсьәләләре буенча махсус лекцияләр сөйләнәчәк. Әлеге курс быел Казан (Идел буе) федераль университеты, Үзәкләшкән дини оешма -Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге һәм Мамадыш мәдрәсәсе белән берлектә оештырыла.

Дәресләр иртәнге сәгать 08:00 дә башланып 13:15 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Квалификация күтәрү курсы 19 сентябрьдән алып 26 сентябрьгә кадәр барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев