Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш мәдрәсәсе бирешми

Республиканың зур булмаган районнарында 1990нчы еллардан бирле Ислам диненең асылына өйрәтүче учрежденияләр төзелеп килә. Бүгенге көн вәзгыятенә күз салсак, Татарстанда ике Ислам институты, 9 мәдрәсә һәм Болгарда төзелеп килүче академия барлыгын белергә мөмкин. Соңгы арада уку процессын яхшылап әзерли алмаганга күрә, моның ише дини белем бирү учрежденияләрен ябарга мәҗбүр булганнар....

Республиканың зур булмаган районнарында 1990нчы еллардан бирле Ислам диненең асылына өйрәтүче учрежденияләр төзелеп килә. Бүгенге көн вәзгыятенә күз салсак, Татарстанда ике Ислам институты, 9 мәдрәсә һәм Болгарда төзелеп килүче академия барлыгын белергә мөмкин.


Соңгы арада уку процессын яхшылап әзерли алмаганга күрә, моның ише дини белем бирү учрежденияләрен ябарга мәҗбүр булганнар. Саба, Нурлат, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Казанның кайбер мәдрәсәләре шундый язмышка дучар булган.


Мамадыш мәдрәсәсенә килгәндә, биредә якташларыбызга дини тәрбия бирүгә зур хезмәт куела. Мәчет имамнары балалар һәм өлкәннәргә шәһәрдә генә түгел, районыбыз авыллары буенча да Ислам серләренә төшенергә ярдәм итәләр. Шул максаттан Илһам хәзрәт Миңнегалиев Түбән Ушма авылында вәгазьләр укый, Нурислам хәзрәт Газизов Үсәли авылы мәчетендә дин дәресләре бирә, Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин Яңа Комазанда балаларны Исламга өнди. Бу хакта Мамадыш районы мәдрәсәсенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Ранил Талипов сөйләде.


Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев