Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш кырларында көнбагыш культурасын урып-җыялар

Хәзерге вакытта "Передовик" агрофирмасы басуларында Саба районындагы "Татагро" җәмгыятеннән килгән 10 комбайн эшли. Аграрийлар көнбагыш культурасы үсүче мәйданнарны урып-җыю белән мәшгуль. Көнбагыш үстерү "Передовик" хуҗалыгы һәм "Вятка Ойл" ҖЧҖ-нең уртак проекты. Ул биредә 1 мең гектар җирдә чәчелгән иде. "Вятка Ойл" оешмасы быел көнбагышны шулай ук бер мең гектарда Албай...

Хәзерге вакытта "Передовик" агрофирмасы басуларында Саба районындагы "Татагро" җәмгыятеннән килгән 10 комбайн эшли. Аграрийлар көнбагыш культурасы үсүче мәйданнарны урып-җыю белән мәшгуль. Көнбагыш үстерү "Передовик" хуҗалыгы һәм "Вятка Ойл" ҖЧҖ-нең уртак проекты. Ул биредә 1 мең гектар җирдә чәчелгән иде. "Вятка Ойл" оешмасы быел көнбагышны шулай ук бер мең гектарда Албай ягындагы басуларда да үстерде.
Бүген көн уртасына нибары 200 гектар мәйданда эш калып бара иде. "Вятка Ойл" ҖЧҖ-ен оештыручыларның берсе булган Рафис Әхмәтов әйтүенчә, көн азагына кадәр эшләр тәмамланырга тиеш.
Көнбагыш культурасын урып-җыю барышы хакында һәм шулай ук "Вятка Ойл"ның киләчәккә планнары турында сишәмбе "Мамадыш ТВ" телеканалы эфирында күрсәтеләчәк "Хәбәрләр" тапшыруында күрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев