Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш кибетләрендә ни саталар

Элек санэпидемстанция яхшы эшләде, тикшерү белән чыгып, бозыла башлаган ризыкларны чүплеккә ташлаталар иде. Кибеткә кергәч, кайбер ризыкларның зыяннан башка нәрсәсе юк икәнен яхшы беләм югыйсә. Әмма хатын-кызның үз психологиясе: бөтен кеше ала әле, берсе дә егылып үлми. Югыйсә, кинәт кенә берәү дә егылып үлми анысы үлүен, әмма ашказаны аша сәламәтлеген...

Элек санэпидемстанция яхшы эшләде, тикшерү белән чыгып, бозыла башлаган ризыкларны чүплеккә ташлаталар иде. Кибеткә кергәч, кайбер ризыкларның зыяннан башка нәрсәсе юк икәнен яхшы беләм югыйсә. Әмма хатын-кызның үз психологиясе: бөтен кеше ала әле, берсе дә егылып үлми. Югыйсә, кинәт кенә берәү дә егылып үлми анысы үлүен, әмма ашказаны аша сәламәтлеген какшата.


Тәкәнеш ипиендә тычкан тизәкләре чыккан дигән мәгълүматны укыгач, үземдә туган фикерләремне язарга булдым. Бигрәк болгавыр заман! Кемнең нишлисе килә - шуны эшли. Акча дигәндә бигрәк тә. Хәзер бит һәркем эшмәкәр, һәркемнең үз бизнесы. Ачсыннар, эшләсеннәр, тик акчага гына табыну димәгән, үз эшләренә бераз намус белән дә карасыннар иде. Мамадышыбызга бит ипине хәзер кайлардан гына алып килмиләр.


Беркөнне эштән кайтышлый, янәшәдәге кибеттән ипи алып чыктым да, ирем кайтканчы капкалап алыйм дип, тиз генә ашарга җылыттым, ипи кисәргә тотындым. Кисеп җибәрсәм, ни күрим?.. Әллә ниткән җон кисәкләре. Күзем маңгайга менде. Нәрсә җоны икәне дә аңлашылмый.


Кайберәүләр ипи ашауны чикләргә тәкъдим итсәләр дә, ипи ашамыйча гына яшәп булмастыр ла. Чума кебек чирләрне күселәр тараткан дигән фикер дә дөрес түгел дип исәпли алар, кырда иген уңмаган елларны күселәр азык эзләп, күпләп кеше торагына таба агылырга мәҗбүр булганнар, шуңа күрә эпидемия барлыкка килүне күселәрнең күбәюе белән аңлатканнар. Ә чынлыкта эпидемияләр икмәк ашый алмау аркасында яшәү өчен кирәкле элементлар белән тәэмин ителмәү сәбәпле, организмнары көчсезләнгән кешеләрне генә кырган.


Сәрия ГОБӘЙДУЛЛИНА,
Мамадыш шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев