Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш инспекторлары контрафакт аракыга каршы көрәшә

Ялган аракыга каршы Мамадышның юл-патруль хезмәте инспекторлары да актив көрәшә. Бүген законсыз рәвештә, заманча тел белән әйтсәк, контрафакт аракы төягән техникалар сирәк булса да очрап куя әле. Соңгы арада гына төбәгебезнең ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан өч җиңел машинада шундый алкоголь продукциясе табыла. Казахстан гражданины "Газель" машинасында Россия буйлап күпме юл узгандыр,...

Ялган аракыга каршы Мамадышның юл-патруль хезмәте инспекторлары да актив көрәшә.
Бүген законсыз рәвештә, заманча тел белән әйтсәк, контрафакт аракы төягән техникалар сирәк булса да очрап куя әле. Соңгы арада гына төбәгебезнең ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан өч җиңел машинада шундый алкоголь продукциясе табыла. Казахстан гражданины "Газель" машинасында Россия буйлап күпме юл узгандыр, анысы билгесез. Үзеннән үзе, Мамадыш районына килеп җиткәнче аны туктатмадылар микәнни, дигән сорау туа. Аны автоинспекторлар Мәскәү-Уфа юлының 971нче километрында туктаталар. Тикшерә башлагач, тугандаш ил гражданинының машинасында Казахстанда җитештерелгән, бернинди акциз маркасы булмаган аракы тутырылган өч ящик табыла. Күптән түгел генә инспекторларыбыз Түбән Камада яшәүче берәүнең "Рено-Сандера" автомобилендә һәркайсы 4,5 литр сыйдырышлы, спирт белән тулы 4 канистрына юлыгалар. Марий-Элдан килүче "Газель" автомобиле Мамадыш-Кукмара юлында тикшерүгә дучар ителә. Аннан Казахстанда җитештерелгән, РФ акциз маркасы булмаган биш ящик аракы алына. Шул ук урында Киров өлкәсеннән бер гражданины машинасында 30 литр спирт табыла. Ул аны юлда үзе куллану өчен Кемерово өлкәсеннән килүче машина водителеннән алуын хәбәр итә. Эчемлек экспертизага җибәрелгән, машина йөртүчене штраф көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев