Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш инспекторлары балаларга сабак укыта

"Игътибар, балалар" республика акциясе төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Балалар катнашындагы аварияләрне кисәтү максатыннан игълан ителгән чара 15 сентябрьгә кадәр сузылачак. Акция кысаларында район ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Фатыхов һәм инспектор Рамил Шиһапов шәһәребезнең 4 нче санлы мәктәбенең 1 нче сыйныфында белем алучы 60 лап нәни райондашыбыз белән очрашып гамьле...

"Игътибар, балалар" республика акциясе төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Балалар катнашындагы аварияләрне кисәтү максатыннан игълан ителгән чара 15 сентябрьгә кадәр сузылачак.

Акция кысаларында район ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Фатыхов һәм инспектор Рамил Шиһапов шәһәребезнең 4 нче санлы мәктәбенең 1 нче сыйныфында белем алучы 60 лап нәни райондашыбыз белән очрашып гамьле әңгәмә кордылар. Балалар креслосының, иминлек каешының мөһимлеге, велосипедта йөрү таләпләре хакында сөйләде инспекторлар. "Каникулларда иреккә күнеккән, йөгәнсезләнгән балаларга, әти-әниләренә дә юл йөрү кагыйдәләре хакында искәртү комачауламый. Агымдагы елда районыбызда балалар катнашында инде 10 авария теркәлде, шуларда 11 бала зыян күрде",- диде ЮХИДИ инспекторы Рамил Шиһапов.

Айгөл Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250