Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш игенчеләренә киртәләр калмады

"Уҗым культуралары бөтен бөртеклеләрнең 40 проценты күләмендә булырга тиеш",-дигән бурыч куйды республика Премьер-министры урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеокиңәшмәдә. Мамадыш районы көзге чәчүне актив башлаган иде, яңгырларның безне читләп узуы аның темпына тискәре йогынты ясады бугай. Без уҗымнарны 17272 гектар чәчәргә тиеш...

"Уҗым культуралары бөтен бөртеклеләрнең 40 проценты күләмендә булырга тиеш",-дигән бурыч куйды республика Премьер-министры урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеокиңәшмәдә.

Мамадыш районы көзге чәчүне актив башлаган иде, яңгырларның безне читләп узуы аның темпына тискәре йогынты ясады бугай. Без уҗымнарны 17272 гектар чәчәргә тиеш идек, сишәмбегә 10966 гектары гына чәчелгән әле. "Старый мельник", "Шакирҗанова" хуҗалыклары, ФБУ КП № 17, фермерлар планлаштырган мәйданнарын тулысынча чәчеп куйдылар. "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте күбрәк тә - 1450 урынына 2500 гектар чәчте. "Омар" агрофирмасында-4335 урынына - 1115, "Семиозерка"да 1500 урынына 590 гектар гына чәчелгән. Хәзер инде туфракны дымга туендырып яңгырлар да явып узды. Чәчүлек материаллар җитәрлек. Көзге чәчүне планлаштырган мәйданнарда башкарып чыгарга киртәләр калмады.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Фото:august.in.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев