Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
Общество-non-RSS

Мамадыш десантчылары көрәш турниры оештырды

Икенче санлы лицей спортзалында милли көрәш турниры узды. Аны районыбызның "Хәрби һава десанты һәм "Гвардия" махсус билгеләнештәге гаскәрләр ветераннары" иҗтимагый оешмасы вәкилләре инициативасы белән үткәрделәр. Милли көрәш буенча ачык турнирны десантчылар әле беренче тапкыр гына үткәрә. Бирегә 2000нче елда туган һәм яшьрәк үсмерләр чакырылган иде. Ярышны ачу тантанасында чыгыш ясаган...

Икенче санлы лицей спортзалында милли көрәш турниры узды. Аны районыбызның "Хәрби һава десанты һәм "Гвардия" махсус билгеләнештәге гаскәрләр ветераннары" иҗтимагый оешмасы вәкилләре инициативасы белән үткәрделәр.
Милли көрәш буенча ачык турнирны десантчылар әле беренче тапкыр гына үткәрә. Бирегә 2000нче елда туган һәм яшьрәк үсмерләр чакырылган иде. Ярышны ачу тантанасында чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов искәртүенчә, бәйге яңа сезонга старт бирү ролен дә үти.
-Беренче тапкыр оештырылган турнир озын гомерле булып, традициягә әверелсен иде. Спортның бу төре шәхсән үземә дә бик якын. 3 яшьтән көрәш белән шөгыльләндем. Мәктәп елларында республика чемпионы булып та танылганым бар. Актанышта эшләгәндә районның көрәш федерациясен җитәкләдем. Биредә дә бу эшне дәвам итәрмен дип уйлыйм. Егетләрне яңа сезон ачылу белән! Уңышларга, җиңүләргә бай ел булсын!- диде Илнар Фәттахов.
Турнирның ачылыш тантанасында күпсанлы кунаклар чыгыш ясады, яшь десантчыларның һәм тхэквондо белән шөгыльләнүче лицейчыларның күрсәтмә номерларын тамаша кылдык.
Ике келәмдә районыбызның 16 белем бирү учреждениясеннән килгән 120 спортчы бил алышты. Алар 12 авырлык үлчәвенә бүленделәр.
-Ярышка ныклы әзерлек белән килдем. Милли көрәш төрен кечкенәдән үз итәм. Республика ярышларында да шактый катнаштым, җиңүләр яулаганым да булды,- ди Дүсмәт урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Азат Гыйләҗев.
-Мин биредә политехник көллият данын яклап чыгыш ясыйм. Укытучыбыз тәкъдим иткәч, каршы килмәдем, ә киресенчә сөенеп риза булдым,- ди 1нче курс студенты Миннегали Нәгыймов.
Бәйге җиңүчеләренә һәм призлы урыннарны яулаучыларга "Хәрби һава десанты һәм "Гвардия" махсус билгеләнештәге гаскәрләр ветераннары" иҗтимагый оешмасы вәкилләре әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Гомумкоманда беренчелеген 4нче санлы мәктәп көрәшчеләре оттылар. Икенче баскычта Түбән Ушма командасы. Келәм хуҗалары булган икенче санлы лицей спортчылары 3нче баскычта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев