Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

"Мамадыш чыршы янында" проектын 3 нче санлы мәктәп башлап җибәрә

Яңа ел символы Кыш бабай белән Кар кызының тәэсирле чыгышы. «Мамадыш чыршы янында»конкурсында иң-иңнәрне ачыклаганда нәтиҗәгә йогынты ясаучы төп фактор шулар булачак. Хәтерләсәгез, яңа ел ялларында көн дә, район мәдәният йорты каршындагы чыршы янәшәсендә, районыбызның иң актив оешмалары, белем бирү учрежденияләре конкурс нигезендә бәйрәм тамашасы әзерли. 2016 нчы ел да...

Яңа ел символы Кыш бабай белән Кар кызының тәэсирле чыгышы. «Мамадыш чыршы янында»конкурсында иң-иңнәрне ачыклаганда нәтиҗәгә йогынты ясаучы төп фактор шулар булачак. Хәтерләсәгез, яңа ел ялларында көн дә, район мәдәният йорты каршындагы чыршы янәшәсендә, районыбызның иң актив оешмалары, белем бирү учрежденияләре конкурс нигезендә бәйрәм тамашасы әзерли. 2016 нчы ел да искәрмә түгел. Быел исә безне "Мамадыш чыршы янында- Мамадыш у елки" конкурсы көтә. Бәйгедә катнашучы хезмәт коллективлары яңа ел тематикасына бәйле булган программа әзерли. Котлаулар, шаярулар, җыр-биюләр, юмористик номерлар хуплана. Кыш бабай белән Кар кызының сәхнәдә пәйда булуы исә эффектлы, истә калырлык булырга тиеш.

Жирәбә салу нәтиҗәләре буенча:

- 1 нче гыйнвар кичендә тамаша өчен 3нче санлы мәктәп коллективы жаваплы;

- 2 нчы гыйнвар көнне "Әкият", "Теремок" балалар бакчалары;

- 3 нче гыйнвар көнне "Ләйсән" балалар бакчасы;

- 4 нче гыйнварда 2 нче санлы лицей;

- 5 нче гыйнварда коррекцияләү-интернат мәктәбе;

- 6 нчы гыйнварда 1 нче мәктәп;

- 7 нче гыйнвар кичендә "Ландыш" балалар бакчасы;

Һәр коллективка ярдәмче оешмалар беркетелгән.

Тәкъдим ителгән программалар түбәндәге номинацияләр буенча бәя алачак:

- "Иң яхшы Кыш бабай һәм Кар кызы костюмы";

- "Иң яхшы яңа ел җыры";

- "Оригиналь юмористик чыгыш";

- "Истәлеклы яңа ел котлавы";

- "Иң яхшы бию номеры";

- "Иң массалы хоровод";

- "Иң кызыклы интерактив уен".

Әлеге коллективлар сезне 1-7 нче гыйнвар көннәрендә, 18.00 сәгатьтә, үзәк чыршы әйләнәсендә көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250