Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш чын мөнәҗәтләрне җыйды

"Ак калфак" иҗтимагый оешмасы мөселман мәдәнияты белән бәйләнешле мөнәҗәтләр бәйгесе оештырды. Районыбызның "Ак калфак" иҗтимагый оешмасында 235 мөслимә исәпләнә. Шуларның 165е - авыллардан. Алар күңелле очрашуларны, бәйгеләрне әледән-әле уздырып торалар. Чираттагы конкурслары мөселман мәдәнияте белән бәйләнешле лирик монолог - мөнәҗәтләр бәйгесе иде. "Иң башта, бар кагыйдәләрен туры китереп шартнамә төзеп,...

"Ак калфак" иҗтимагый оешмасы мөселман мәдәнияты белән бәйләнешле мөнәҗәтләр бәйгесе оештырды.

Районыбызның "Ак калфак" иҗтимагый оешмасында 235 мөслимә исәпләнә. Шуларның 165е - авыллардан. Алар күңелле очрашуларны, бәйгеләрне әледән-әле уздырып торалар. Чираттагы конкурслары мөселман мәдәнияте белән бәйләнешле лирик монолог - мөнәҗәтләр бәйгесе иде.

"Иң башта, бар кагыйдәләрен туры китереп шартнамә төзеп, аның белән аккалфаклыларны таныштырдык. Алар, үз чиратларында, бәйгегә җитди әзерләнделәр. Икенче шартыбыз - үз куллары белән чиккән кульяулык яки калфак алып килү иде. Бәйгенең беренче турын зоналарга бүлеп уздырдык. Ә икенче турын мәдәният йортында үткәрдек. Чигешләр белән зур гына күргәзмә ясадык. Шулай ук районыбызда яшәүче милләтләрнең костюмнарын курчак өсләрендә күрсәтеп, гореф-гадәтләр турында альбомнар да әзерләнде. Бәйгенең беренче өлешендә тарихка күз салып, мөнәҗәтләр турында белешмә бирдек. "Ак калфак" ансамбле матур җырлары белән килгән халыкны сәламләде, "Исем кушу" йоласын күрсәтте. Аннан сүз мөнәҗәтчеләргә бирелде. Икенче турга узган 16 "аккалфаклы" сәхнәдә имтихан тотты. Һәрберсе берәр эчтәлекле мөнәҗәт әйтте. Арада үзләре, якташлары иҗат иткәннәре дә яңгырады. Һәр мөнәҗәтче Мактау кәгазе һәм истәлекле бүләкләрне район "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рузалия ханым Ибраһимова кулыннан кабул итеп алды. Мәҗлес сый-нигъмәтләр тулы табын артында дәвам итте. Барысы да канәгать иде: күңелле ял иттеләр, бер-берсе белән тыгыз аралаштылар, файдалы тамаша карадылар бит", - ди шәһәрдәшебез, мәгариф ветераны, район "Ак калфак" район иҗтимагый оешмасы әгъзасы Луиза Мисбахова.

Икенче бәйгедә остазлары белән балалар чыгыш ясаячаклар.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев