Мамадыш балының сихәтле сере нидә
Борынгы заман галимнәре балны озын-озак гомер кичерергә мөмкинлек бирүче һәм сәламәтлек ачкычы дип атаганнар. Бал элек-электән татар халкында киң кулланылган. Аның белән тәмле чәйләр дә эчкәннәр, мәтрүшкә, ромашка кебек файдалы үләннәр белән кушып, катнашмалар да ясаганнар. Бүгенге көндә дә бал күп кенә авыруларны дәвалауда еш кулланыла. Бал йөрәк, ашказаны чирләренә...
Борынгы заман галимнәре балны озын-озак гомер кичерергә мөмкинлек бирүче һәм сәламәтлек ачкычы дип атаганнар. Бал элек-электән татар халкында киң кулланылган. Аның белән тәмле чәйләр дә эчкәннәр, мәтрүшкә, ромашка кебек файдалы үләннәр белән кушып, катнашмалар да ясаганнар.
Бүгенге көндә дә бал күп кенә авыруларны дәвалауда еш кулланыла. Бал йөрәк, ашказаны чирләренә каршы да кулланыла. Шулай ук, ул тирегә дә уңай тәэсир ясый.
Моннан тыш, балдан искиткеч ризыклар да пешереп була. Татлы балсыз чәк-чәк, бавырсакларны күз алдына китереп булыр идеме икән? Юк, әлбәттә.
Бал файдасы турында бүген "Нократ дулкыннары" радиосының "Сәламәтлек калейдоскопы" тапшыруында 12:40 сәгатьтә яшь умартачы Ильяс Хәбибуллин белән булган әңгәмәне тыңларга онытмагыз.
Фото со страницы: http://www.terranorway.pl/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев