Мамадыш аша узучы мәскәүлеләр, Удмуртия Республикасы кешеләре һәм башкалар Казан өчен тавыш бирде
Көн кадагындагы тема-Казан өчен тавыш бирү. 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда басылачак шәһәр күренешләре өчен үткәрелгән бәйгедә Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты финалга чыкты һәм бүген өченче баскычтан ул беренче урынга күтәрелде. Мамадыш районы да җаны- тәне белән кискен бәйгедә Казанны җиңдерергә тели. Моның өчен бүген...
Көн кадагындагы тема-Казан өчен тавыш бирү. 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда басылачак шәһәр күренешләре өчен үткәрелгән бәйгедә Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты финалга чыкты һәм бүген өченче баскычтан ул беренче урынга күтәрелде.
Мамадыш районы да җаны- тәне белән кискен бәйгедә Казанны җиңдерергә тели. Моның өчен бүген дә көн дәвамында төбәгебез активистлары районның берничә ноктасында махсус акцияләр оештырдылар. Җәнлек совхозының "Яшьлек" клубы вәкилләре район чигендә, ә "Форпост", "Яшь гвардия", аграр яшьләр берләшмәсе вәкилләре бу юнәлештә "Сайкичү" базары турысында актив эш алып бардылар.

Җәнлек совхозының "Яшьлек" клубы вәкилләре

Нәтиҗәдә, Казан шәһәрендә экскурсия белән булган мәскәүлеләр, Удмуртия Республикасы, Магнитогорск, Пермь, Чехов шәһәрләре кешеләре Казан шәһәренә мөкиббән булуларын искәрттеләр һәм Казанның истәлекле биналарының яңа купюраларда урын алуын теләп күмәк тавыш бирделәр. Ә "Олимп" боз сараенда Казанны яклап махсус флешмоб узды. Биредә йөзләгән райондашыбыз катнашты. Барлык акцияләрнең иң якты мизгелләре 1 минутлык промороликта урын алачак. Әлеге материал бик тиздән безнең сайтка ка да эленәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Россия Үзәк Банкының яңа купюралар чыгарачагы турында быелның апрель аенда билгеле булды. Яңа банкнотлар 2017 ел ахырында кулланышка керергә тиеш. Россия Үзәк банкы, яңа акчага илнең кайсы шәһәрләрен сурәтләргә кирәклеген халык үзе хәл итәчәк, дип конкурс игълан иткән иде. Казан, ике этапны уңышны үтеп, инде финалга килеп җитте. Күп калмады, әмма көрәшнең дә иң кызу өлешенә чыктык. 7 октябрьгә кадәр Твоя-Россия.рф сайтында тавыш бирү барачак, ул 12.00 сәгатьтә төгәлләнә. 1 октябрь - "Ачык ишекләр көне"ндә Россия банкының теләсә-кайсы бүлегенә "барып, анда да анкета тутырып тавыш бирергә мөмкин.
Айгөл Әхмәтшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев