Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыш аграрийлары өчен бәйрәм чарасы үтте

Аграрийлар бераз җиңел сулап куйгандыр: төбәгебез кырларында көнбагыш һәм кукуруз культураларыннан башкасын урып-җыю эшләре тәмамланды. Көзге чәчүне дә уңышлы төгәлләделәр. Хәзерге көндә техникаларны кышкы саклауга кую, киләсе, ягъни язгы кыр эшләренә әзерлекне башлау белән мәшгульләр. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, шушы тармак ветераннары әле күптән түгел һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп...

Аграрийлар бераз җиңел сулап куйгандыр: төбәгебез кырларында көнбагыш һәм кукуруз культураларыннан башкасын урып-җыю эшләре тәмамланды. Көзге чәчүне дә уңышлы төгәлләделәр. Хәзерге көндә техникаларны кышкы саклауга кую, киләсе, ягъни язгы кыр эшләренә әзерлекне башлау белән мәшгульләр.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, шушы тармак ветераннары әле күптән түгел һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Аның кысаларында, инде икенче ел рәттән 80нче, 90нчы елларда авыл хуҗалыгы оешмаларында рәис вазыйфасын башкарган ветераннар, хәзерге көндә аграр өлкәгә караучы җәмгыятьләрне җитәкләүчеләр һәм эре фермерлар белән очрашу үткәрелә.
Чараны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы оештыра. Быел "Диләрә" кафесында 80 кешелек табын әзерләнгән иде. Ветеран рәисләрне, аграр тармак җитәкчеләрен район башлыгы Анатолий Иванов белән башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов та тәбрикләделәр.
Анатолий Иванов чыгышы азагында "Берсут" агрофирмасы директоры Николай Кирилловка Бөтенроссия "Алтын көз" күргәзмәсенең медален тапшырды.
Бәйрәм чарасы барышында аграрийлар тәҗрибә дә уртаклашты, бер-берсенең хәл-әхвәлләрен дә белештеләр, үзләрен борчыган проблемаларны чишү юллары да барланды, хезмәт елларындагы хатирәләрне дә яңарттылар.
Аграр тармакның элитасы өчен әзерләнгән бәйрәм музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев