Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Котырган төлкеләр табылган

Күршедәге Саба районында быел котыру авыруының 4 очрагы теркәлгән. Безгә дә сак булу зыян итмәс. Ветеринарларыбыз һәм аучыларыбыз аңа каршы көрәшне башладылар инде. Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре һәм аучылар, кыргый җәнлекләрдә котыру авыруын кисәтү өчен, "Рабивак-О/333" дигән вакцина тарата башладылар. "Алар безнең Мамадыш районында, башка районнар белән чиктәш төбәкләргә, урман...

Күршедәге Саба районында быел котыру авыруының 4 очрагы теркәлгән. Безгә дә сак булу зыян итмәс. Ветеринарларыбыз һәм аучыларыбыз аңа каршы көрәшне башладылар инде.

Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре һәм аучылар, кыргый җәнлекләрдә котыру авыруын кисәтү өчен, "Рабивак-О/333" дигән вакцина тарата башладылар. "Алар безнең Мамадыш районында, башка районнар белән чиктәш төбәкләргә, урман полосаларына, ерганакларга, төлкеләр ояларына кую өчен 14 мең доза кайтты. Аларны урнаштыру өчен берничә бригада оештырылды. Һәркайсында аучылар, ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, участок ветеринария табиблары. Приманкалар урнаштырылган урыннар карточкага төшерелә. Картада билгеләнә. Актлар тутырыла,"-ди район ветеринария берләшмәсе баш табибы урынбасары Наил Шәрифуллин. "Бер атнадан-ун көннән соң приманкаларның күпме ашалганнарын карап чыгабыз. Бер айдан соң, ун төлкене атып, башларын анализга җибәрәбез. Приманкаларны ашаганнармы, вакцина тәэсир иткәнме икәне ачыкланачак,"-ди Татарстан Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсенең Мамадыш районы бүлеге начальнигы Ринат Шакиров.

Яз җитүгә кешенең табигатькә чыгуы арта, шунлыктан, кыргый этләр, мәчеләр, төлкеләр һөҗүме дә көчәя. Ә алар котыру авыруы чыганагы булырга мөмкиннәр. Соңгы ике ел эчендә генә республикада җәнлекләрдә котыру авыруының 500гә якын очрагы лаборатор тикшерүләр белән расланган. Аларның 227се-төлкеләрдә, 55е-этләрдә, 72се-мәчеләрдә, 78е мөгезле эре терлекләрдә табылган. Узган ел безнең Мамадыш районында да өч котуру авыруы расланды. Ике очрак Келәүштә, берсе-Югары Сикәнәстә булды. Моннан берничә ел элек Шәдче һәм Келәүш авыл җирлекләрендә карантин да кертелгән иде. Шуңа күрә, мондый афәттән һәрвакыт сакланырга кирәк. Статистика ел саен җир шарында котыру авыруынннан 55 мең кеше үләүен күрсәтә.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев