Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Ике йөзгә якын мамадышлы быел югары уку йортын сайлаган

Сентябрь аеның экваторына җиттек. Яңа 2016-2017нче елгы уку елында кемдер тәүге тапкыр мәктәп укучысы, кемдер студент статусына ия булды. Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, быел 9нчы сыйныф тәмамлаган 479 чыгарылыш сыйныф укучысының якынча 286сы урта һөнәри белем бирү йортларына укырга кергән. Ә 11нче сыйныфны төгәлләгән райондашларның 191е югары уку йортларын...

Сентябрь аеның экваторына җиттек. Яңа 2016-2017нче елгы уку елында кемдер тәүге тапкыр мәктәп укучысы, кемдер студент статусына ия булды.

Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, быел 9нчы сыйныф тәмамлаган 479 чыгарылыш сыйныф укучысының якынча 286сы урта һөнәри белем бирү йортларына укырга кергән. Ә 11нче сыйныфны төгәлләгән райондашларның 191е югары уку йортларын сайлаган. Шуларның 112се техник юнәлешле университетларга, 17 кеше югары белем бирү процессында авыл хуҗалыгы тармагына басым ясаучы уку йортларына тукталган. 52 чыгарылыш сыйныф укучысының ССУЗны сайлаганы мәгълүм.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев