Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Гүзәл Удачинага Мамадыш хуш килгән 

Агымдагы атнаның сишәмбесендә Мамадышка Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина килгәне хакында хәбәр иткән идек. Ул ай саен республика районнарына гражданнарны кабул итәргә юл тота. Бу юлы Гүзәл Удачина маршрутында Мамадыш иде. Беренче чиратта, мәркәзебез кунаклары "Өмет" приютында булды. Алар биредә башкарылган эшләр белән танышты, шулай ук,...

Агымдагы атнаның сишәмбесендә Мамадышка Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина килгәне хакында хәбәр иткән идек. Ул ай саен республика районнарына гражданнарны кабул итәргә юл тота. Бу юлы Гүзәл Удачина маршрутында Мамадыш иде.

Беренче чиратта, мәркәзебез кунаклары "Өмет" приютында булды. Алар биредә башкарылган эшләр белән танышты, шулай ук, приют алдындагы максатлар һәм киләчәккә булган планнар хакында да сүз барды.

Аннан соң ш хакимият йортында гражданнарны кабул итү узды. Аның барышында балалар хокукына кагылган мәсьәләләр күтәрелде.

Ахырдан үткәрелгән утырышта районның балигъ булмаганнар комиссиясе әгъзалары, мәктәп директорлары, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге катнашты.

Мөхтәрәм мамадышлылар, Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм Татарстан Республикасы буенча балигъ булмаганнар комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина белән булган әңгәмәне бүген "Нократ дулкыннары" радиосының "Хокук дөньясында" тапшыруында, 16:40 сәгатьтә, тыңламыйча калмагыз.

Фото со страницы: http://rtdety.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев