Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Гөлнара Тимерҗанова баланы күкрәктән аеру серләрен сөйләгән

Татар эстрадасының танылган җырчысы, Идел исемле ул һәм Айзифа исемле кыз үстерүче Гөлнара Тимерҗанова intertat.ru хәбәрчесенә балаларны күкрәктән аеру темасына карата үз фикерен җиткергән. "Кызыма тиздән яшь ярым була, Алла боерса. Әлегә күкрәктән аерырга уйламыйм, 2 яшенә кадәр имезергә телим. Улым Иделне дә 2 яшендә генә аерган идем. Табиблар күкрәк...

Татар эстрадасының танылган җырчысы, Идел исемле ул һәм Айзифа исемле кыз үстерүче Гөлнара Тимерҗанова intertat.ru хәбәрчесенә балаларны күкрәктән аеру темасына карата үз фикерен җиткергән.

"Кызыма тиздән яшь ярым була, Алла боерса. Әлегә күкрәктән аерырга уйламыйм, 2 яшенә кадәр имезергә телим. Улым Иделне дә 2 яшендә генә аерган идем. Табиблар күкрәк сөтен ашату 1 яшькә кадәр генә файдалы дисә дә, Коръәндә баланы 3 яшенә кадәр имезергә кушылган. Шуңа күрә әлегә ашыкмыйм. Күкрәк сөтен имгәндә, бала тынычлана, аның тәмен белеп ашый. Ничек итеп аны күкрәктән аерасың ди? Ими ашап үскән бала сәламәт була, авырмый. Хәзер яшь әниләр "сөтем юк" дигән булып, баланы күкрәктән аера. Андый әниләргә плюс куймыйм, чөнки хәзерге заманда сөт төшерә торган махсус чәйләр сатыла, теләгән кешегә җаен табырга була. Әгәр инде хатын-кызның сәламәтлеге какшап, антибиотиклар эчәргә мәҗбүр икән, ул чакта баланы күкрәктән аерырга кирәк. Күкрәктән ничек аерырга? Мин Иделне аерганда, алай кыен булганын хәтерләмим, күкрәкне кысып бәйләп куйдым. Ә ул сорап интектермәде. Идел, гомумән, тыныч булды. Ә менә Айзифа - аның капма-каршысы. Үзенекен итмәкче, җиңмәкче була..."-дип сөйләгән Гөлнара Тимерҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев