Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
Общество-non-RSS

"Девчата" фильмы геройлары Мамадыш үзәк китапханәсенә килде

"Кавказская пленница" биюләрен башкардылар, "Девчата" фильмының баш героинясы Тося Кислицинаны кунак иттеләр, бергәләп легендар зур батон кисәгенә җиләк-җилеш кайнатмасын ягып кайнар чәйләр эчтеләр, уйнадылар һәм рәхәтләнеп аралаштылар. Район үзәк китапханәсе коллективы Кино индустриясе елы һәм өлкәннәр декадасы кысаларында олы яшьтәге даими китап укучыларын шулай сөендерергә булды. "Өлкәннәребез һәрвакыт безнең игътибар...

"Кавказская пленница" биюләрен башкардылар, "Девчата" фильмының баш героинясы Тося Кислицинаны кунак иттеләр, бергәләп легендар зур батон кисәгенә җиләк-җилеш кайнатмасын ягып кайнар чәйләр эчтеләр, уйнадылар һәм рәхәтләнеп аралаштылар.

Район үзәк китапханәсе коллективы Кино индустриясе елы һәм өлкәннәр декадасы кысаларында олы яшьтәге даими китап укучыларын шулай сөендерергә булды. "Өлкәннәребез һәрвакыт безнең игътибар үзәгендә. Бүген дә чәй табыны артында бергәләп аларның яшьлек елларына бәйле кино фрагментларын карыйбыз,уйныйбыз-шаярабыз. Бер күрешү- үзе бер гомер",-ди район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев