Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков Мамадышта парламент дәресе үткәрде

Февраль ае башыннан республиканың барлык мәктәпләрендә Дәүләт Советы, Татарстаннан сайланган РФ ФҖ Дәүләт Думасы, җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатлары катнашында парламент дәресләре уздырыла. Парламентарийлар сайлау округларындагы гомуми белем бирү учреждениеләрендә булып, укучылар белән аралашып, аларга Дәүләт Советы эше, закон чыгару үзенчәлекләре, законнарның безнең тормыштагы роле турында бәян итәләр. Мамадышта парламент...

Февраль ае башыннан республиканың барлык мәктәпләрендә Дәүләт Советы, Татарстаннан сайланган РФ ФҖ Дәүләт Думасы, җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатлары катнашында парламент дәресләре уздырыла. Парламентарийлар сайлау округларындагы гомуми белем бирү учреждениеләрендә булып, укучылар белән аралашып, аларга Дәүләт Советы эше, закон чыгару үзенчәлекләре, законнарның безнең тормыштагы роле турында бәян итәләр.

Мамадышта парламент дәресе икенче санлы лицей базасында узды. ТР Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" сәяси партиясе әгъзасы Геннадий Глушков катнашында үткән дәрестә "Граждан. Җәмгыять. Дәүләт" темасы кузгатылды. Ул укучыларда сәяси-хокукый культура һәм актив гражданлык позициясе формалаштыру мәсьәләләренә багышланды.

Сүз уңаеннан, Татарстанда парламент дәресе Дәүләт Советы башлангычы белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән республика Мәгарифне үстерү институты катнашында беренче тапкыр 2009 елда узган. Шуннан башлап, проект ел саен үткәрелә башлаган. Быелның 8-13 февралендә парламент дәресе сигезенче тапкыр оештырыла.

Сигез ел дәвамында парламент дәресләре төрле темаларга багышланган: "Законнар туган җирдә", "Граждан һәм сайлаулар", "Мин - бала! Мин - граждан!", "Кеше һәм гражданның конституцион хокуклары һәм бурычлары", "РФ һәм ТРның Дәүләт символлары. РФ Конституциясенең 20 еллыгы" һәм башкалар.

Айгөл Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250