Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

“Безнең заман”да – хикмәтле Мамадыш сандыгы

31нче октябрь кичендә башкалабызның "Пирамида" күңел ачу комплексы сәхнәсеннән яшьлек дәрте бөркелде - эшләүче яшьләрнең телевизион "Безнең заман - Наше время" III Республика иҗат фестиваленең гала-концерты гөрләде. Алар арасында районыбыз әләмен кыю җилфердәтеп чыгыш ясаган Мамадыш мәгариф бүлеге командасын күрү аеруча сөенечле булды! Мамадышлыларның ике чыгышы - вокаль ансамбльнең "Станок"...

31нче октябрь кичендә башкалабызның "Пирамида" күңел ачу комплексы сәхнәсеннән яшьлек дәрте бөркелде - эшләүче яшьләрнең телевизион "Безнең заман - Наше время" III Республика иҗат фестиваленең гала-концерты гөрләде. Алар арасында районыбыз әләмен кыю җилфердәтеп чыгыш ясаган Мамадыш мәгариф бүлеге командасын күрү аеруча сөенечле булды!

Мамадышлыларның ике чыгышы - вокаль ансамбльнең "Станок" җыры һәм "Мәхәббәт иллюзияләре" биюе, вәкаләтле жюриның гына түгел, йомгаклау концерты тамашачыларының да күңелләрен әсир итте. Асылташлар белән бизәлгән сандык кына да ни тора иде соң! Эче тулы - хикмәт! Чараны алып баручылар - күренекле якташыбыз Марина Михайлова һәм ТРның атказанган артисты Дмитрий Платонов та аңа соклануларын белдерделәр. Чыннан да, шәп иде Мамадыш командасының чыгышы! "Музыкаль юнәлеш", "Бию юнәлеше" һәм "Дан минуты" (нәфис сүз, СТЭМ, цирк, мода театры, пантомима, буффонада, номерлар бергәлеге) номинацияләре иҗади сынау кысаларында үз сәләтләрен күрсәтеп, фестивальнең супер финалына үткән команда "Безнең предприятие - Татарстанның киләчәге!" темасына өстәмә "Визит-презентация" әзерләгән. Безнекеләр, визитка, бию номинацияләрендә һәм "Дан минуты"нда (Ленар Галәветдинов) - икенче, вокал буенча өченче урыннарны яулап, нәтиҗәдә командабыз республика күләмендә икенче урынга, барысы - дүрт дипломга, истәлекле бүләкләргә лаек булды! Талантлы, уникаль, югары квалификацияле, замана белән бер аяктан атлаучы яшьләр коллективларына менә дигән реклама ясадылар. Үзешчән сәнгать белән эштән соңгы буш вакытта гына шөгыльләнеп, шундый зур сәхнәне буйсындыр, Татарстанның иң әйдәүче компанияләре белән бил алыш әле син!

Иҗади яшьләрнең сәләтен, составында Татарстан Республикасының халык артисты Резеда Галимова, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов һәм башкалар булган авторитетлы жюри бәяләде. Фестивальнең һәр этабында катнашучылар өчен әйдәп баручы педагоглар тарафыннан күп төрле мастер-класслар үткәрелде.

Гран-при иясе - "КамАЗ" ПАҖенә ТР Президенты Кубогы буларак бәяләнә торган җиңүче дипломы, 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Җиңүченең исеме "Зур Җидегән йолдызлыгы"ндагы йолдызга биреләчәк. Бу гамәл "Роскосмос" сертификаты белән раслана.

Яшьләр башкарган гимнга зал да кушылды:

Көч бир, Җир-Ана,

Йолдызларга җитәргә!

Көч бир, Туган ил,

Бердәмлек йөрәкләргә!

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев