Бөгелмәдән Мамадышка нәрсә тарта
Төне буе буран иште. Иртә таңнан Мамадыш урамнарын чистартырга коммунальчылар тракторлары чыккан һәм... үзәк мәйданга бәйрәм ярминкәсендә катнашучылар килеп җиткән иде. Халык та, буран, һаман кар ява дип тормады, яктыра башлауга, сәүдә рәтләрен сырып алды. Инде егерме елдан артык Мамадышта ипигә чират күргәнем юк иде. Ә бүгенге ярминкәдә Берсут Сукачыдан...
Төне буе буран иште. Иртә таңнан Мамадыш урамнарын чистартырга коммунальчылар тракторлары чыккан һәм... үзәк мәйданга бәйрәм ярминкәсендә катнашучылар килеп җиткән иде. Халык та, буран, һаман кар ява дип тормады, яктыра башлауга, сәүдә рәтләрен сырып алды.
Инде егерме елдан артык Мамадышта ипигә чират күргәнем юк иде. Ә бүгенге ярминкәдә Берсут Сукачыдан килгән Миннехановларның машинасы янында сәгатьтән артык дилбегә буе чират торды. "Аларның ипиләре бик тәмле була. Күршебез Усали ягына баргач, бер буханка алып кайткан иде. Бер утыруда ашап бетергәнбез", - ди Әсма апа Хәсәнова. Миннехановларның ипиен үзем дә авыз итеп караганым бар. Әсма апа бик белеп әйтә. Бәясе дә кеше кызыктырырлык икән: карасын - 20, агын 21 сумнан саталар. Түбән Шүләңгер, Келәүш, Катмыш, Сон, Шәдче, Көек Ерыкса, Албай авыл җирлекләре сәүдә палаткалары янына да тиз генә килеп җитә торган түгел. Нәрсәләр генә алып чыкмаганнар алар! Ассортиментның төрлелегенә исең китәрлек. "Бу - Халыклар бердәмлеге бәйрәме хөрмәтенә генә түгел. Без һәр ярминкәгә бай асссортимен белән килергә тырышабыз. Казанга да шулай йөрибез", - ди Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков. Ә иң күп әйбер, бу юлы да, ит иде. Казлар, үрдәкләр, бройлер тавык, дуңгыз һәм мөгезле эре терлек итләре... Бәяләрен дә, сөйләшеп, бер ун сумга булса да төшерттереп була. "Ал гына!" - диләр.
Тагын бер кеше күп җыелган палаткага игътибар иткән идек, перга, корт анасы сөте, пропилис, тагын әллә нәрсәләр кушылган Алтай балы саталар икән. Бөгелмәдән килгән Дагаевлар булып чыктылар алар. "Мамадыш ярминкәсендә берернче тапкыр гына катнашуыбыз түгел инде. Кайсы көнне буласын оештыручылар хәбәр итә. Сездә ярминкәләргә халык бик актив йөри. Күпләп сатып алалар. Шуңа күрә, Мамадыш белән Бөгелмә арасы 150 километр гына булмаса да, килергә тырышабыз", - диделәр алар.
Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та, ярминкә белән танышып кына калмады, үзенә үрдәк, киптергән гөлҗимешләр дә сатып алды.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев