26 мең тонна Мамадышка җитәме
Общество-non-RSS

26 мең тонна Мамадышка җитәме

Юк! -Нинди кыш киләсен бүген бер кем дә әйтә алмый. Узган кышкы сезонда юлларыбызга 28 мең тонна тозлы-комлы катнашма сипкән идек. Быелгы кышта без хезмәт күрсәтәсе юлларның озынлыгы беразга озынайды. Махсус катнашманы тагын әзерләргә исәплибез әле. Бер мең тонна чиста тозыбыз бар, - ди "Татавтодор"ның район филиалы җитәкчесе Виктор Кузнецов....

Юк!

-Нинди кыш киләсен бүген бер кем дә әйтә алмый. Узган кышкы сезонда юлларыбызга 28 мең тонна тозлы-комлы катнашма сипкән идек. Быелгы кышта без хезмәт күрсәтәсе юлларның озынлыгы беразга озынайды. Махсус катнашманы тагын әзерләргә исәплибез әле. Бер мең тонна чиста тозыбыз бар, - ди "Татавтодор"ның район филиалы җитәкчесе Виктор Кузнецов.

Юлчыларның алдагы кышкы сезонны да уңышлы узачакларына бүген үк шикләнерлек урын калдырмый коллектив җитәкчесе.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ


Нет комментариев