Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Үзмәшгульлек хыялларга юл ача

Оксана Филиппова бухгалтерлыктан үзмәшгуль булып күчте. Ире Юрий Викторович белән икесе дә тыныч кына үз эшләрен алып баралар алар хәзер.

Үзмәшгульлек Татарстанда тәҗрибә рәвешендә гамәлгә кертелгәнгә 2 ел вакыт узды. Мамадыш районында беренче елны 610 кеше үзмәшгуль булып теркәлгәннәр иде. Быелның 1 гыйнварена аларның саны 924 кә җитте. Хәзер инде – 970тән дә артып китте, ди муниципаль район башкарма комитетының финанс инспекторы Валерий Кузнецов.

 

 

80 километр ара ерак мыни?!

 

Районыбызда үзмәшгуль булып теркәлүчеләр исемлегендә өченче кеше булып Мамадыштан Оксана Филиппова тора. Ул 2019нчы елның 19нчы гыйнварында теркәлгән һәм чәчтараш буенча эшчәнлек башлаган. Бүген дә эшен алып бара. Оксана Викторовна кызыклы әңгәмәдәш тә булып чыкты. Үзен борчыган күп нәрсәне иркенләп сөйләштек.

 

“Чибис” җәмгыятендә бухгалтер булып эшли идем. Яр Чаллыда чәчтарашка өйрәтүчеләр курсларына тыңлаучылар туплаулары турындагы белдерүгә күзем төште. Бу эшкә яшь чагымда УК күңелем тартылы иде. Ирем Юрий Васильевич белән киңәштем дә, язылырга булдым. 80 километрны йөреп укырга туры килде. Укулар кич оештырыла иде. Бухгалтер булып эшләвемне дә дәвам итем. Кулыма белгечлек таныклыгы алгач, акчаңны түләп укыгач, үз эшемне башлап карарга кирәк бит. Балалар да үсә. Аларга да аякка басарга кирәк. “Мой налог” мобиль кушымтасы аша үзмәшгуль булып теркәлдем, берничә көннән теркәлүемнең раслануы турында хәбәр килде, – дип сөйли ул.

 

Ушма аръягы бистәсенең Приовражная һәм Давыдов урамнары кисешкән чаттагы бинада буш бүлмә табып, хуҗасы белән аренда килешүе төзи. Үз акчаларына салонны эшләтеп җибәрү өчен бөтен кирәкле җайланмаларны һәм эш коралларын сатып ала. Аларның да ниндиләрен сайларга кирәклеген курсларда аңлаткан булалар инде. Һәм ... беренче клиентларны кабул итә башлый.

 

–Башта үзебезнең даими клиентларны булдырырга кирәк иде. Бәяләрне арзанрак куеп та, танышлар аша да җәлеп итәргә тырыштым. Бер булып киткән кешеләр үзләренең танышларына да киңәш иттеләр. Акрынлап эшләр җайланып киткәч, таҗлы вирус пандемиясе башланды. Гел кеше арасында булырга өйрәнгәч, яңадан ачылырга рөхсәт иткәннәрен зарыгып көттек, – дип искә ала Оксана Викторовна.

Осталыгын камилләштерү өстендә дә даими эшли. Яр Чаллыда уза торган семинарларда катнаша.

 

Уллары да өлгереп килә

Оксананың ире Юрий Викторович та үзмәшгуль булып теркәлгән. Ул фатирларга эчке ремонт үткәрү белән шөгыльләнә. Шулай итеп, бер гаиләдә ике эшмәкәр, ике үзмәшгуль алар. “Гаиләдә икең дә үзмәшуль булуның файдасы бармы?” дигән сорауга Оксана Викторовна уңай җавап бирде. “Бер-беребез белән киңәшеп эшлибез. Отчетлар да тапшырабыз бит”, – диде ул. Филипповларның олы улларына егерме яшь инде. Ул үзмәшгуль булырга – үз эшен оештырырга ашыкмый әле. Яр Чаллыда эшли. Әти-әнисенең эшчәнлекләрен күзәтә. Бәлки ул да берәр вакыт өлгереп җитәр әле. Үзмәшгуль булып теркәлү – законлы төстә өстәмә акча эшләүгә юл ача бит.

 

Минневәрис Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзмәшгуль Оксана